Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан шәһәрләрендә 19 марттан авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова 10 мартта Казан Кремлендә узган матбугат конференциясендә, 19 марттан Казанда, Чаллыда һәм башка зур шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, дип хәбәр итте. Казанда ярминкәләр шимбә көннәрендә һәр районда гадәттәге мәйданчыкларда үткәреләчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада товар бәяләренә контрольне үз кулына алган.

Азык-төлеккә ябырылырга кирәкми

 Татарстан Президенты республикада азык-төлек иминлеген тәэмин итү бурычы куйды. Азык-төлек һәм сәнәгать товарлары бәяләренә күзәтчелек буенча ике комиссия оештырылды.  Соңгы көннәрдә шикәр комын һәм онны күпләп сатып алу очраклары күзәтелә башлады. Мондый ыгы-зыгы куптару һич урынсыз. Татарстанда 200 көнлек он запасы бар, шикәр заводларында 11 мең тонна шикәр комы тупланган. Бу запас яңа уңыш җыйганга кадәр җитәрлек. Сәүдә челтәрләре ихтыяҗ үскән товарларны кайтарту күләмнәрен арттырды. Үткән елларда карабодайны, тозны күпләп алу булды бит инде, шаукым узып китте. Хәзер дә борчылырга кирәкми, - диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова 10 мартта Казан Кремлендә узган матбугат конференциясендә.

Социаль категориядәге 52 төрдәге товар контрольгә алына. Икмәк-күмәч пешерү предприятиеләренә хөкүмәт тарафыннан акчалата ярдәм каралган. Азык-төлек белән спекуляция мисаллары ачыкланса, Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе (УФАС) тарафыннан административ чара күреләчәк. Халыкның бәяләрне арттырып сатучыларны фаш итүе дә зыян түгел. УФАСка халыктан 16 хәбәр кергән инде.

Көнкүреш җиһазлары җитәрлек

— Татарстанда “Хайэр” кытай компаниясе суыткычларны, телевизорларны, ноутбукларны, чәйнекләрне күпләп җитештерә. “Нэфис-косметикс” предприятиесе 400 төрдә товар чыгара. Көнкүреш аппаратлары һәм кирәк-яраклары мәсьәләсендә бернинди проблема юк,- диде Лилия Галимова.

Дару җыю мәгънәсезлек

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкны һәм сырхауханәләрне дарулар белән тәэмин итүдә тәртип сакларга кушкан.
— Республикада 2 миллиард сумлык дарулар запасы бар,- диде Лилия Галимова.- Быел өчен тагын 6 миллиард сумлык дарулар кайтарту килешүләре төзелде. Даруханәләр эшчәнлеге күзәтчелеккә алынды.
Ярмаларны кортлатып, чүплеккә чыгарып ату- гөнаһ. Даруларны күпләп сатып алу, гомумән, мәгънәсезлек инде, чөнки аларның куллану срогы чикле. Без чүплеккә чыгарып атачак дару, икенче бер авыруга ярдәм итәр иде.

Куларбаларны әзерләгез!

Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, 19 марттан Казанда, Чаллыда һәм башка зур шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Казанда ярминкәләр шимбә көннәрендә һәр районда гадәттәге мәйданчыкларда үткәреләчәк.

Чыганак: http://shahrikazan

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев