Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә кичке алтылар тирәсендә республиканың Әлмәт районында булган.
Татарстан трассасында җиңел автомобиль фурага бәрелгән һәм юл читенә төшеп киткән, шоферы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына фаҗигане күргән кешеләр хәбәр итте.


Юл һәлакәте кичә республиканың Әлмәт районында – Габдрахман авылы янында булган. Шаһитлар әйтүенчә, «Лада» автомобиле «МАН» йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән һәм юл читенә төшеп киткән.

«Җиңел автомобильнең йөртүчесе (50-55 яшьләрдәге ир-ат) алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган», - дип искәртте шаһитлар.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/02-10-2020/tatarstan-trassasynda-i-el-avtomobil-furaga-b-relg-n-m-yul-chiten-t-shep-kitk-n-5775867
Нет комментариев