Яшел Үзән адвокаты Эдуард Миңнегалиевне ришвәтчелектә арадашчы булуда шикләнеп тоткарлаганнар.
Тикшерү версиясе буенча, Миңнегалиев адвокат статусын алганчы ук бер җинаять эшен туктату өчен зур күләмдә ришвәттә арадашчы булып эш иткән. «Татар-информ»га билгеле булганча, ришвәт күләме – ярты миллион сумнан артык.
Якын арада шәһәр суды аңа хөкем карары чыгарачак. Алдан мәгълүм булганча, Миңнегалиев җинаять эшендә үз гаебен танымый.
Нет комментариев