Татарстанда Державин премиясе лауреатын бүләкләделәр
Быел КФУ юридик факультетының фәнни эшчәнлек буенча деканы урынбасары Дамир Вәлиев Державин премиясе лауреаты булды. Бүләкне аңа Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Г.Р. Державин исемендәге республика премиясе юристларга юриспруденция өлкәсендәге фәнни тикшеренүләре һәм монографияләре өчен, шулай ук язучыларга җәмәгатьчелек тарафыннан танылган аеруча әһәмиятле әдәби әсәрләре өчен бирелә. Эшләр рус һәм/яки татар телләрендә язылырга һәм Гавриил Державин мирасын популярлаштыруга ярдәм итәргә тиеш.
Премия чиратлап бирелә: бер елда – әдәбият өлкәсендә, икенче елда – юриспруденция өлкәсендә. Быел бүләкне юридик бергәлек вәкиленә тапшырдылар.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев