Татарстанда күпчелек почта бүлекчәләре Россия көнендә эшләмәячәк
В республике

Татарстанда күпчелек почта бүлекчәләре Россия көнендә эшләмәячәк

Татарстанда күпчелек почта бүлекчәләре иртәгә, 12 июньдә, Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан эш режимын үзгәртәчәк – алар өчен бу көн ял көне булачак. Бу хакта «Почта России» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Маркетплейслардан заказлар тапшыру белән шөгыльләнүче бүлекчәләр генә гадәти режимда эшләвен дәвам итәчәк.

Бәйрәмнән соң, 13 июньдә, «Почта России» бүлекчәләре гадәти график буенча эшне яңартачак.

Моннан тыш, Россия көнендә почтальоннар почта җибәремнәрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Шулай да, пенсияләр һәм пособияләрне алар РФ Социаль фондының ТР буенча бүлекчәсе белән килештерелгән график буенча тапшырачак.

 

 


Нет комментариев