Төнлә -24 градуска кадәр салкынайта
В республике

Төнлә -24 градуска кадәр салкынайта

Бүген, төнлә һава температурасы -19..-24 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана, төнлә явым-төшем ихтималы аз. Иртән һәм көндез урыны белән бераз кар яварга мөмкин.  Шулай ук көндез җил тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитү ихтимал.

Төнлә һава температурасы -12..-17 градус була, әмма аязганда -19..-24 градуска кадәр төшүе көтелә. Көндез һава температурасы -2..-7 градус фаразлана. Юлларда бозлавык , сак булыгыз! 


Нет комментариев