Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Вузларга 580 меңнән артык бюджет урыны бирелгән

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен югары уку йортларында бюджет урыннары санын арттыра. 2022/2023 уку елына университетларга 588 мең бюджет урыны бирелгән, бу узган кабул итү кампаниясенә караганда 11,5 меңгә күбрәк. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне вице-премьер Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.

- Кабул итүнең контроль саннарын формалаштырганда базар таләбе, дәүләт программалары күрсәткечләре һәм регионнарның һөнәри кадрларга ихтыяҗы исәпкә алына. Акцент, бу очракта, төбәкләргә. Студентларның үз туган төбәкләрендә сыйфатлы белем алуы мөһим, - дип билгеләде Чернышенко.

Бюджет урыннар саны буенча лидерлар булып, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсеннән тыш, шулай ук Свердловск, Ростов, Новосибирск өлкәләре һәм Татарстан Республикасы кала, чөнки бүген бу эре инновацион сәнәгать үзәкләре. Бу төбәкләрдә югары уку йортларына уртача 11 меңнән 15 меңгә кадәр бюджет урыны бүленгән.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2057899.htm

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев