Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Хат ташучыларга ярдәм җибәреләчәк

Рөстәм Миңнеханов раслаган карар нигезендә республика авыл почта бүлекчәләре хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен 55,3 миллион сум акча бүлеп бирәчәк. Быел 2,3 меңгә якын хезмәткәр түләүләр алачак. Аларның күләме бер кешегә 24 мең тәшкил итә.

- Почта хезмәткәрләре еш кына өлкән буын өчен бердәнбер әңгәмәдәш, яңалыкларның төп каналы, балалары һәм оныклары белән элемтәгә дә әверелә. Субсидияләр тармак хезмәткәрләренә ярдәм итәргә һәм авыл җирлекләрендә почта бүлекчәләрен саклап калырга ярдәм итә, — дип шәрехләде Татарстанның цифрлы үсеш министры Илья Начвин.

Бүген республикада 1,1 меңнән артык почта объекты эшли. Аларның күп өлеше – 870 тирәсе-авыл җирлегендә урнашкан. 2025 елда хат ташучылар тарафыннан татарстанлыларга 55 миллион хат, 16 миллион газета-журнал китерелгән һәм 263 мең пенсия түләнгән.

Авыл бүлекчәләре хезмәткәрләре бер тапкыр бирелә торган түләүне 2026 ел ахырында алачак.

Чыганак: кичкеказан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев