Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Югарыга карап йөр: кышның шундый чагы җитте

Табигать «кунагы» – кышны яратабыз, аның 5-6 ай иркенләп яшәвенә дә сүз әйтмибез. Үзе ишетеп үпкәли күрмәсен тагын, ләкин, Кыш бабайга әкренләп котып – Себер тарафларына җыенса да ярый инде. Күңелләребез язга тартыла башлады бит.

Әбекәйләр: “Ходайга шөкер, озын кышлардан исән-имин язларга чыгабыз”, – дип әйтә торганнар иде. Кояш көннән-көн яктырак елмая, урамда җылы. Авыз тутырып сулыш алып була, салкын һава тешләрне чемердәтми. Билләһи мәгәр, урамнан өйгә керәсе килми.

Татарстанның географик зонасында чын язга әле иртәрәк. Әмма, һава торышы көндезге сәгатьләрдә февральдә үк “уйнаклый” башлады инде. Кояш нурлары түбәләрдәге карны эретеп, төрле зурлыктагы боз сөңгеләре ясарга кереште. Биек йортлардагы һәм хәтта авыш түбәле 1-2 катлы биналардагы боз сөңгеләре дә куркыныч чыганагы булып тора. Тугызынчы каттан түгел, икенче һәм өченче каттан килеп төшкән боз да башыңны тишәргә яки күзеңне чыгарырга бик мөмкин.

Тулырак: http://shahrikazan

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев