Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Алинә Заһитова: “Әлеге чемпионатны беркайчан оныта алмам”

Шимбәгә каршы төндә Алинәгә ияреп аның миллионлаган җанатары да елады - 15 яшьлек Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Миланда узган дөнья чемпионатында медальсез калды. Кыска программадан соң икенче урынга урнашкан татар кызы ирекле чыгышы вакытында өч тапкыр бозга егылды. Нәтиҗәдә - 5 нче урын. - Күңелдә һаман да тынычлык юк әле,...

Шимбәгә каршы төндә Алинәгә ияреп аның миллионлаган җанатары да елады - 15 яшьлек Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Миланда узган дөнья чемпионатында медальсез калды. Кыска программадан соң икенче урынга урнашкан татар кызы ирекле чыгышы вакытында өч тапкыр бозга егылды. Нәтиҗәдә - 5 нче урын.

- Күңелдә һаман да тынычлык юк әле, - диде Алинә бер көн узгач журналистларга. - Барысын да онытырга телим, шуңа да карамастан кайбер мизгелләр кабат хәтердә яңара. Әлеге чемпионатны тулысынча беркайчан да оныта алмамдыр. Әмма, шулай да, бу - тәҗрибә. Чемпионат төгәлләнүенә шатмын. Бу сезон артта калды. Бераз ял итәм, аннары яңа сезонга әзерлекне башлыйсы була.

- Төшенкелектән чыгарга кем ярдәм итә?

- Тренерлар белән Миланның үзәгендә булдык. Бу бераз онытылырга ярдәм итте. Әти-әниләр һәрчак язып тора, күңелсезләнмәскә киңәш итәләр. Тамашачылар да яза.

- Сиңа май аенда Япониядән эт китерергә тиешләр. Дөресен әйт әле - алдагы сезонны күбрәк көтәсеңме, әллә этнеме?

- Эт турында күбрәк уйлыйм. Аннары инде тренировкалар төгәлләнеп, каникуллар башлангач, алдагы сезонны уйлый башлармын.

- Ә Акита-ину токымлы этне тәрбияли белерсеңме?

- Аларның бик мөстәкыйль булуларын беләм. Әлеге этләр турында китап та укып чыктым, видеолар карыйм. Баштагы мәлләрдә булышсын өчен кинолог та ялларга уйлап торам.

- Ярышларда йөреп укуың да артта каладыр?

- Өйгә кайтуга дәресләргә утырасы була. Бу сезонда мәктәпкә бармадым диярлек.

- Каникулны кайда уздырырга җыенасың?

- Иң яхшы ял - Ижевскида әти-әни янында. Диванга ятасың да, берни эшләмисең.

http://yalkyn.com

Саба таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев