Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Халык медицинасы

Белеп куллансаң, үләннәрнең файдасы бик зур. Аеруча иммунитет какшаганда, төрле йогышлы авыруларга каршы торырга әзерләнгәндә табигатьнең бу бүләкләре сәламәтлек өчен уңай тәэсир итә. Аларның кайсылары иң файдалысы соң? Гөлҗимеш Үзенең файдалы составы белән күп кенә җиләк-җимешләрдән өстен. Аеруча аның җимеше файдалы. Мисал өчен С витамины гөлҗимештә, кара карлыганга караганда, ике......

Белеп куллансаң, үләннәрнең файдасы бик зур. Аеруча иммунитет какшаганда, төрле йогышлы авыруларга каршы торырга әзерләнгәндә табигатьнең бу бүләкләре сәламәтлек өчен уңай тәэсир итә. Аларның кайсылары иң файдалысы соң? Гөлҗимеш Үзенең файдалы составы белән күп кенә җиләк-җимешләрдән өстен. Аеруча аның җимеше файдалы. Мисал өчен С витамины гөлҗимештә, кара карлыганга караганда, ике...

Белеп куллансаң, үләннәрнең файдасы бик зур. Аеруча иммунитет какшаганда, төрле йогышлы авыруларга каршы торырга әзерләнгәндә табигатьнең бу бүләкләре сәламәтлек өчен уңай тәэсир итә. Аларның кайсылары иң файдалысы соң?

Гөлҗимеш
Үзенең файдалы составы белән күп кенә җиләк-җимешләрдән өстен. Аеруча аның җимеше файдалы. Мисал өчен С витамины гөлҗимештә, кара карлыганга караганда, ике тапкыр күбрәк. Шуңа күрә ул иммунитетны күтәрә, салкын тиюдән дәвалый, хәтта буыннар авыртканда да булыша. Бәвел юллары, бавыр, ашказаны, кан басымы белән бәйле проблемалар булганда да файдалы. Тагын ул кан тамырларын ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, үт куыгын чистарта.
Әзерләү: 1 аш кашыгы кипкән гөлҗимешне изгәләп термоска салырга һәм өстенә кайнап торган су коярга. Томалап төнгә калдырырга. Ашарга 30 минут кала, 100 мл эчәргә.
Ромашка
Йокысызлык, стресс, баш авырту, эч күперү, сулыш алу юлларына салкын тию - барысыннан да гап-гади ромашка ярдәм итә. Аны шулай ук шикәр чире, гастриттан интегүчеләргә, симез кешеләргә эчәргә киңәш итәләр. Ромашка чәчәге организмдагы артык суны куа, аппетитны контрольдә тотарга, тынычланырга булыша. Гинекология белән бәйле чирләр вакытында да ромашка төнәтмәсе әйбәт.
Әзерләү: 1,5 чәй кашыгы киптерелгән ромашка чәчәген 200 мл кайнар суга салып, 10-15 минут томалап тотарга. Ромашка чәен тиз арада эчеп бетерергә кирәк, чөнки ул аннан файдалы матдәләрен югалта.
Юкә чәчәге
Кан әйләнешен, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Шулай ук ул - салкын тиеп авырганда да менә дигән дәва чарасы. Аеруча йөкле хатын-кызларга температура төшерү чарасы буларак киңәш ителә. Дару үләне булганлыктан, аны озак вакыт эчәргә ярамый. Хәл уңайлангач, туктатырга кирәк. Салкын тиеп авырганда, юкә чәчәгенең дәвалау үзлеге артсын өчен, бака яфрагы яки шалфей кушып эчәргә дә мөмкин.
Әзерләү: 1 аш кашыгы кипкән юкә чәчәгенә 200 мл кайнап торган су салып, 20 минут томалап торганнан соң эчәргә була.

"Мәгариф" журналыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев