Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Камал театры үзенчәлекле акция игълан итә

алыкара театр көне уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенчәлекле акция оештыра. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. 27 мартта 24 сәгать дәвамында Камал театрының рәсми сайтында kamalteatr.ru 112нче сезоны спектакльләренә билетлар 25% ташлама белән сатылачак. Ташлама Камал театрының барлык спектакльләренә ясала. Акция 27 мартта 24 сәгать дәвам...

алыкара театр көне уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенчәлекле акция оештыра. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

27 мартта 24 сәгать дәвамында Камал театрының рәсми сайтында kamalteatr.ru 112нче сезоны спектакльләренә билетлар 25% ташлама белән сатылачак. Ташлама Камал театрының барлык спектакльләренә ясала. Акция 27 мартта 24 сәгать дәвам итә: 00:00 сәгатьтән 23:59 сәгатькә кадәр.

Билетларны ташлама белән бары тик Камал театрының рәсми сайты аша гына сатып алырга мөмкин. Театр кассасында билетлар үз бәясеннән сатыла. Акция буенча сатып алынган билетлар кире кайтарылмый. Театр администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертергә хокуклы, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татар -информ


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев