Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кемеровада янгын: "Әти-әни, бәхил булыгыз, мин үләм..."

Кемеровада яшәүче Галия Окрушко сүзләренчә, кешеләр курку шаукымына бирелмәсен өчен, өстән халыкка үлгәннәр санын киметеп күрсәтергә кушканнар. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дүшәмбе Казан вакыты белән сәгать 11дә Кемеровоның "Кышкы чия" ("Зимняя вишня") сәүдә үзәгендәге янгында 64 кешенең һәлак булганын белдерде. Бу санны Русия тикшерү комитеты да раслады. Янгын башыннан...

Кемеровада яшәүче Галия Окрушко сүзләренчә, кешеләр курку шаукымына бирелмәсен өчен, өстән халыкка үлгәннәр санын киметеп күрсәтергә кушканнар.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дүшәмбе Казан вакыты белән сәгать 11дә Кемеровоның "Кышкы чия" ("Зимняя вишня") сәүдә үзәгендәге янгында 64 кешенең һәлак булганын белдерде. Бу санны Русия тикшерү комитеты да раслады. Янгын башыннан бирле табибларга 44 кеше китерелгән, аларның 10-сы хастаханәгә салынган диелә. 11 кешенең язмышы әлегә билгеле түгел.

Сәүдә-күңел ачу үзәгендә корбаннар саны 370ләп булырга мөмкин. Бу хакта Галия Окрушкога Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системында эшләүче танышы белдергән. Азатлык тумышы белән Башкортстаннан, Кемеровада балалар йорты мөдире урынбасары булып эшләүче Галия ханым белән сөйләште.

- Галия ханым, Кемеровада әлеге янгынга карата халык ни дип әйтә? Ниндиерәк сүзләр йөри?

- Төрләндерәләр инде. Берәүләр бу террор гамәле түгел ди, кайберәүләр ут кына чыккан дип сөйли. Әмма корбаннар бик күп. Менә бүгенгә 370тән артык кеше. Әле бу сан соңгысы булмаска мөмкин, чөнки дүртенче катны аралап бетермәгәннәр.

- Рәсми саннарны бик аз дип күрсәтәләр бит. 37 дип тә, 42 дип тә белдерделәр.

- Рәсми аз саннар күрсәтелә, чөнки дөресен белдермәскә, паника чыгармаска кушылган. Аларга 100дән арттырмаска диелгән. Ә чынлыкта бик күп... Шулай ук яраланучылар да бик күп. Гаиләләре белән корбан булучылар бар. Кайбер гаиләләрдән биш-алты бала... Балалары әниләре белән әлеге үзәккә киткән булган һәм ир берүзе генә исән калган. Кайбер гаиләләр балаларын уйнарга калдырган, ә үзләре бу үзәктәге кибетләргә киткән. Балалары гына һәлак булган очраклар да бар. Гомумән, коточкыч хәлләр...

Бөтен Кемерово елый. Инстаграмда хәзер күп кенә язуларны юк иттеләр. Мин үзем дә укыдым. Бала: "Әти, әни барсы өчен дә мине кичерегез, бәхил булыгыз мин үләм", дип яза. Без үзебез әниләр, барыбызның да балалары бар. Син өйдә утырасың һәм анда синең балаң һәлак була. Ничек бу хәлләргә түзәргә була. Бу бит коточкыч хәлләр. Бик күп балалар: "Без үләбез, бәхил булыгыз, без сезне яратабыз!" дип язды.

Минем бер таныш гаилә бар. Ире өйдә калган, ә авырлы хатыны тагын өч баласы белән бу үзәккә киткән. Алар барсы да корбан булган.

Телевидениегә килгәндә, халык арасында паника булмасын өчен, мәгълүматны яшерәләр, кешеләр күп үлгәне хакында сөйләп алар куркытырга теләмиләрдер. Күпме корбаннар бит! Үзәктә өч кинозал. Янгын сүндерүчеләр, коткаручылар анда кереп җитә алмады, ә анда бикләнеп калган, чыга алмыйча интеккән балалар...

- 370тән артык кеше корбан дип әйтәсез. Халык шулай сөйлиме?

- Мин боларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы таныш кешеләр аша да беләм, аннары социаль челтәрләрдә бит бөтенесе мәгълүматны салып бара, күзәтәбез, һәлак булган кешеләрнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә дә язмалар күп булды.

Төбәк телеканалы 30лап кеше корбан, шул ук санда яраланучылар дип сөйли, әмма корбаннарның күп булуын барысы да белә бит. Көлке бу.

- Шәһәр халкы янгын вакытында бу үзәк янына җыелмадымы?

- Үзәк яны камап алынган, ФСБ, МЧС, полиция анда, эшли, кешеләрне бер чакрым якынрак җибәрмиләр.

https://www.azatliq.org/a/29123954.html

Әтнә таңы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X