Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кемеровода янгында бала тәрәзәдән сикереп төшкән

Кемеровода сәүдә үзәгендәге янгын вакытында бала тәрәзәдән сикереп төшкән һәм ул комада. Котылырга тырышкан бала турында Интерфакс агентлыгы хәбәр итте. "Бала хәзерге вакытта реанимациядә. Ул бик каты имгәнгән, травмалар алган", - дип әйткән агентлыкка үз чыганагы. Сәүдә үзәгендәге янгын вакытында дүртенче каттагы тәрәзә төбендә уттан котылырга тырышып басып торган бала...

Кемеровода сәүдә үзәгендәге янгын вакытында бала тәрәзәдән сикереп төшкән һәм ул комада. Котылырга тырышкан бала турында Интерфакс агентлыгы хәбәр итте.

"Бала хәзерге вакытта реанимациядә. Ул бик каты имгәнгән, травмалар алган", - дип әйткән агентлыкка үз чыганагы.

Сәүдә үзәгендәге янгын вакытында дүртенче каттагы тәрәзә төбендә уттан котылырга тырышып басып торган бала белән видео социаль челтәрләрдә чыкты. Кадрлардан аңлашылганча, ул кинозаллар янындагы тәрәзәдән чыгарга тырыша, тик көче җитмичә, егылып китә. Ике катны очып узып, бала үзәккә керә торган ишек өстендәге каплавычка килеп төшкән.

"Татар-информ" Кемеровода янгын: 37 кеше һәлак, 64 кеше хәбәрсез югалган, 84 кеше зыян күргән, дип хәбәр иткән иде.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев