Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Мин дә бәйгедә катнаштым

Урамда яз сулышы… Җир йөзендәге барлык хатын-кызлар көтеп алган беренче яз бәйрәме - 8 март узып китте. Бәйрәм уңаеннан район мәдәният йортында "Дөньяның бөтен барлыгы - хатын-кызларда" дигән чара узды. Конкурс-бәйге кысаларында үткәрелгән әлеге тамашада районның төрле тармакларында эшләүче хатын-кызлар катнашты. Берсеннән-берсе матур ханымнарыбыз (рәсемдә сулдан уңга) Алена Шәмсиева, Зилә...

Урамда яз сулышы… Җир йөзендәге барлык хатын-кызлар көтеп алган беренче яз бәйрәме - 8 март узып китте. Бәйрәм уңаеннан район мәдәният йортында "Дөньяның бөтен барлыгы - хатын-кызларда" дигән чара узды. Конкурс-бәйге кысаларында үткәрелгән әлеге тамашада районның төрле тармакларында эшләүче хатын-кызлар катнашты. Берсеннән-берсе матур ханымнарыбыз (рәсемдә сулдан уңга) Алена Шәмсиева, Зилә Баева, Наилә Галимҗанова, Руфия Муллахмәтова, Лилия Нәҗметдинова, - сәхнә түрен бизәде. Алар арасында мин дә бар идем. Конкурс таләпләре буенча үз-үзең белән таныштыру, төрле ситуацияләрдән чыга белү, "Оста куллар" һәм башка күңелле турлар узды. Иҗади бәйгедә җырлады да, биеде дә, гармунда да уйнап күрсәтте гүзәл затларыбыз.
Яратып пешерә торган ризыкның рецептын сөйләп, жюри әгъзаларына тәкъдим иттек. Кем мантый, кем бәлеш, кем торт пешергән. Ә мин, тормыш иптәшем балыкчы булгач, балык кыздырып алып килдем.
Бәйге бик күңелле атмосферада узды. Соңыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Мирсәетов хатын-кызларыбызны бәйрәм белән тәбрикләп, төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырды. Шәхсән үзем "Иң тапкыр хатын-кыз" булып танылдым.
- Халык алдында чыгыш ясау нык дулкынландырды, шулай да үз-үзебезне җиңә алдык. Тик, залда тамашачыларның аз булуы гына күңелдә төер калдырды", - ди бәйгедә катнашкан хатын-кызлар.
Алсу Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев