"Мин – начальник, син – дурак" дигән язылмаган законның аяныч нәтиҗәләре
1257
0
Бу арада кайсы гына телеканалны кабызсаң да, барысы да "Кичер безне, Кемерово!" дип гафу үтенә, шартлы урынга уенчык ташый, шәм кабыза... Күрәсең, кеше дигәнең шул рәвешле үзенең күз алдындагы бүгенге гөнаhларын юмакчы, үз өстендәге җаваплылыкны төшермәкче дә иртәгәдән күтәренке күңел белән чираттагы хаталарын кабатламакчы. Әйе, хаталар бер үк hәм алар...
Бу арада кайсы гына телеканалны кабызсаң да, барысы да "Кичер безне, Кемерово!" дип гафу үтенә, шартлы урынга уенчык ташый, шәм кабыза... Күрәсең, кеше дигәнең шул рәвешле үзенең күз алдындагы бүгенге гөнаhларын юмакчы, үз өстендәге җаваплылыкны төшермәкче дә иртәгәдән күтәренке күңел белән чираттагы хаталарын кабатламакчы.
Безгә бүген болай яшәргә ярамый. Моңарчы яшәп килгән колларча буйсынуга hәркем үзенчә нокта куймаса, бу афәтләр тагын да ишәячәк кенә. Кулыннан килгәнчә начарлык эшләмәү белән генә дә дөньяны үзгәртүгә зур өлеш кертәчәген төшендерик әле бозылырга өлгермәгән сабыйга. Аны канатландырыр өчен үзебез шундый бер үрнәк күрсәтик. Һич югы сабак алыйк бүгенге афәтләрдән: сабыйларны бер җирдә дә үзләрен генә калдырмыйк, аларны тормыш итәргә өйрәтик, кечкенә генә яхшылыгы өчен дә үсендерик. Бу гамәлләребезнең әҗерен исән чакта ук күрәчәкбез hәм шул рәвешле үзебез яшәгән җәмгыятьне дә үзгәртүгә үз өлешебезне кертәчәкбез. Шунсыз без телсез, гореф-гадәтләрсез генә торып калмыйча, якыннарыбызның адым саен дөньялык утында тереләй януына, суда батып үлүенә hәм тагын әллә нинди бәлаләргә таруына шаhит булачакбыз. Моңарчы кылган гамәлләребез, битарафлыгыбыз, сансызлыкларыбыз өчен үз-үзебездән гафу үтенмәсәк, тормыш тагын да шул килеш баруын дәвам итәр.
Миңназыйв Сәфәров
Чыганак Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев