Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Оныкларын коткарган әби, ә үзе...

Янгын вакытында йоклап яткан 3 һәм 10 яшьлек ике оныгын әби тәрәзәдән төртеп чыгарып аткан. Башкортстандагы фаҗигадә әби кеше үзенең гомерен оныклары өчен биргән. Балаларның әниләре эшкә киткән, балаларны күршедә яшәүче әбисе белән бабасы карап калган. Йортта янгын чыкканны иң беренче булып әби күреп алган һәм оныкларын коткарырга ташланган. Ул...

Янгын вакытында йоклап яткан 3 һәм 10 яшьлек ике оныгын әби тәрәзәдән төртеп чыгарып аткан.

Башкортстандагы фаҗигадә әби кеше үзенең гомерен оныклары өчен биргән. Балаларның әниләре эшкә киткән, балаларны күршедә яшәүче әбисе белән бабасы карап калган.

Йортта янгын чыкканны иң беренче булып әби күреп алган һәм оныкларын коткарырга ташланган. Ул балаларны тәрәзәдән төртеп чыгарган, тик шунда үзе аңын югалтып егылган. Әбине коткара алмаганнар, дип хәбәр итте "Башинформ".

Өйдәге барлык әйберләр дә янып беткән. Яшь гаилә үз куллары белән салган өй дә, әби дә юк инде, дип сөйләгән авыл кешеләре.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын утынның ягып җылытыла торган мичтән килеп чыккан булуы ихтимал

http://intertat.tatar/hewef_heter/yoklap-yatkan-ike-onygyn-yanygynnan-kotkargan-bi-ze-lak-bulgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев