Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге хезмәтенең Татарстандагы башлыгы вазифасыннан китә

Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча территориаль орган җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин яңа эш урынына күчә. Бу хакта ул хезмәт коллективына бүгенге киңәшмә барышында әйтте, дип хәбәр итә күзәтчелек органы матбугат хезмәте. Рөстәм Сафиуллин булачак эш урынының төгәл урынын әйтмәгән. 20 марттан ведомство җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Любовь...

Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча территориаль орган җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин яңа эш урынына күчә. Бу хакта ул хезмәт коллективына бүгенге киңәшмә барышында әйтте, дип хәбәр итә күзәтчелек органы матбугат хезмәте.

Рөстәм Сафиуллин булачак эш урынының төгәл урынын әйтмәгән.

20 марттан ведомство җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Любовь Шәйхетдинова билгеләнгән. Моңа кадәр ул территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарган.

Киңәшмә барышында Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Сафиуллинга күпьеллык намуслы хезмәте һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары өчен, Сәламәтлек саклау күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Михаил Мурашко исеменнән Мактау грамотасын тапшырган.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев