Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Талия Миңнуллинаның киеме социаль челтәрләрдә зур игътибар уятты (ФОТО)

Дәүләт эшлеклесенә нинди генә кием кияргә туры килми. Бигрәк тә хатын-кыз булсаң. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бу көннәрдә Рөстәм Миңнеханов белән бергә Согуд Гарәбстанында. Эшлекле очрашуга ул җирле халык нормаларын исәпкә алып киенгән. Социаль челтәрләрдә бу темага сөйләшүчеләр арасында берәүләргә бу кием ошады, икенчеләргә - юк....

Дәүләт эшлеклесенә нинди генә кием кияргә туры килми. Бигрәк тә хатын-кыз булсаң. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бу көннәрдә Рөстәм Миңнеханов белән бергә Согуд Гарәбстанында.

Эшлекле очрашуга ул җирле халык нормаларын исәпкә алып киенгән. Социаль челтәрләрдә бу темага сөйләшүчеләр арасында берәүләргә бу кием ошады, икенчеләргә - юк. "Ник татарча япмаган инде, дүртпочмаклап", - диючеләр дә табылды. "Ә Көньяк Африка кабиләләре янына барса, ничек киенер иде икән?" - дип фаразлый икенчеләр.

Шул вакытта Җир шарының башка почмагында - Мордовиядә укытучыларның, укучыларның мәктәпкә хиҗаб киюләрен тыю буенча актив эш башкарыла.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев