Теләче Информ

Теләче районы

Язмалар

Таныш булыгыз - районыбызның күренекле кешесе Наилә Дәүләтҗановна

1966 елның чатнама суык 7 гыйнвар көнне Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Дәүләтҗан абый белән Әкълимә апага җир йөзендәге иң җылы, иң якты көн булып тоела, чөнки бу көнне аларның мәхәббәт җимешләренең өченчесе - кызлары Наилә дөньяга килә. Наилә Дәүләтҗан кызы кендек каны тамган җирдә гомер итүче бәхетле затларның берсе дияр...

1966 елның чатнама суык 7 гыйнвар көнне Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Дәүләтҗан абый белән Әкълимә апага җир йөзендәге иң җылы, иң якты көн булып тоела, чөнки бу көнне аларның мәхәббәт җимешләренең өченчесе - кызлары Наилә дөньяга килә.

Наилә Дәүләтҗан кызы кендек каны тамган җирдә гомер итүче бәхетле затларның берсе дияр идем мин, чөнки кеше тулы бәхеткә туган җирендә генә ирешә ала дип саныйм.Туган авылының Изгеләр чишмәсенең татлы суларын эчеп, Кәтри тау битләренең чирәмнәрендә тәгәрәп, шау-гөр килеп тауларында чана- чаңгы шуып, теле ачылганнан бирле моңлы итеп җырлап, йомшак чирәмендә яланаяк йөгереп, ата-ананың җылы куенын тоеп бер мизгел кебек кенә үтеп киткән балачак.

Казаклар сигезьеллык, Югары Кибәхуҗа урта мәктәпләрендә яраткан укытучылары, сыйныфташлары белән үткән кабатланмас мәктәп еллары үзе бер тарих язарлык. Шулай булмыйча, һәр вакыйганың үзәгендә кайнарга ярата шул көләч йөзле Наилә. Отряд советы председателе вазыйфасын, концертлар, КВНнар, фермага шефлык, тимурчылык эшен оештыруны ул елларда бар кешегә дә ышанып тапшырмыйлар, ә менә Наилә булдыра! Активист кыз үзенең белем юлын Казан дәүләт мәдәният институтында дәвам итә. 12ел Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният учагын җитәкли ул. Наилә Дәүләтҗановна эшләгән чорда авыл клубы гөрләп тора, ул үзе дә сәхнәләрдән төшми, ата-анадан бирелгән күңел моңын эчтә бикләп тотып булмый икән шул, җыр булып агыла да агыла... Их, шулай җырлап кына яшәп булса икән ул!

Наиләне дә язмыш сыный: каты авырудан соң 6 яшьлек сеңлесе суга төшкәндәй юк була, яман чир әтиләре Дәүләтҗан абыйны тормыш ямен тоеп яшәрдәй чакта алып китә, әниләре Әкълимә апаны аяусыз авыру озак еллар эзәрлекли, язмыш җилләре кызының әтисе белән аера.

Шушы сынауларны үтеп чыгарга Наиләгә якыннары: апасы Мәдинә, абыйсы Наил ярдәм итә. Гатиятовлар гаиләсендәге татулыкка исең китәрлек, аларга сокланмый мөмкин түгел. Балалары әти-әни үрнәгендә шул дәрәҗәдә ярдәмчел, шәфкатьле , мәрхәмәтле булып үсәләр.

Наилә Дәүләтҗановна нәсел учагын сүндермичә саклаучы булды, аларның өйләре шау гөр килеп торды, бу йортның ишекләре һәркем өчен дә ачык иде. Алтыпочмаклы йортка кияү-килен дә, аларның балалары да, туган-тумачалар да сыйды.

Наилә Дәүләтҗановна 1995 елдан мәгариф системасына эшкә күчте. Башта Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә укытты. Башлангыч мәктәпкә Бөек Ватан сугышында геройларча батырлыклар күрсәткән авылдашы Морат Мостафин исемен бирүдә Наилә Дәүләтҗановнаның, җизнәсе, профессор Васыйл Заһитович Гарифуллинның өлеше зур булды.

1998 елдан Наилә Дәүләтҗановна Кече Кибәхуҗа урта мәктәбендә сәнгать дәресләре укыта, шул чор эчендә ул югары педагогик белем алды, озак еллар тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкарды,бүген дә балаларга белем бирүдән тыш өстәмә иҗади хезмәттә - педагог-оештыручы. Һәрвакыт көләч йөзле укытучы апаларын балалар бик яраталар, хезмәттәшләре хөрмәт итәләр.

Реклама
2VtzquYYXcQ

Наилә ханым тормыш иптәше Мөнир белән кызлары Айгөлне нәкъ үзләренчә, мәрхәмәтле, кешелекле, якты йөзле, тәмле сүзле итеп үстерделәр. Айгөл дә югары педагогик белем алды, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә тарих, җәмгыять белеме дәресләре укыта, мәктәп музеен җитәкли, гаиләдә ире Рөстәмгә ышанычлы терәк, кызы Зөһрәнең яраткан әнисе, кайнана-кайнатасына мәрхәмәтле килен.

Мөхәмәдиевләрнең заманча итеп шыгырдап торган чыршы-нараттан төзелгән өйләренең ишекләре, һәрвакыттагыча, һәркем өчен ачык. Ата-ана фатыйхасын, ризалыгын алып калган нигезгә бу көннәрдә кунаклар агыла. Алар барысы да гомер бәйрәмен - 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Наилә Дәүләтҗановнаны котларга ашыга.

Хөрмәтле Наилә Дәүләтҗановна! Гомерегезнең бу мизгеле туктап бер җырлап алуга тиң. Алга таба да җырланасы җырларыгыз шатлык - сөенечләр белән тулы, гаиләгез имин, сәламәтлегегез нык, киләчәгегез матур булсын.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе коллективы исеменнән Флүзә Әскарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2VtzquYYXcQ