Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Владимир Путин Раштуаны ялгызы гына каршы алган

Россия Президенты Владимир Путин Раштуа бәйрәмен Ново-Огореводагы резеденциясендәге гыйбадәтханәдә каршылаган. Төнлә ул гыйбадәт кылып, изге образларга шәм куйган. Россия Президенты гыйбадәтханәдә чарасында үзе генә булган.

Дәүләт башлыгы, гадәттә, башкаладагы храмнарга йөрми. Әйтик, 2021 елда Путин Новгород өлкәсендәге бер чиркәүдә гыйбадәт кылган иде.

Президент Раштуа уңаеннан барлык православие динен тотучыларны әлеге бәйрәм белән котлады.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, рус православие чиркәве һәм башка христиан конфессияләре тарихи, патриотик һәм мәдәни мирасны саклауга, шулай ук гаилә институтын ныгытуга һәм яшьләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр. Раштуа исә Россиядә яшәүчеләр өчен аерым әхлакый мәгънәгә ия булган төп һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе санала, диелә аның котлавында.

Чыганак: https://vatantat.ru/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев