Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Зирәк кисәтүме, әллә хорафатмы?

«Зираттан әйбер алып чыгарга ярамый” дигән ырым да бар бит әле. Күп кеше шуны дөрес аңламый, минемчә.

Борынгы әби-бабайларыбыз яшь буынны тәрбияләүдә акыллы гыйбарәләр, зирәк кисәтүләр кулланганнар. “Пычактан ашама - зәһәр телле булырсың”, “Чәчеңне чүплеккә ташлама, яндыр”, “Тозны түкмә, өйдә тавыш чыгар”, “Ишегалдыңны урамга таба себерергә ярамый - байлыгың таралыр”, “Ашарга утыргач та бисмиллаңны әйтергә онытма” һәм башкалар.

Әйе, әлеге зирәк фикерләр һәрчак яхшылыкка өнди. Бүген дә әлеге гыйбарәләр безгә дөрес тормыш алып барырга ярдәм итә.

“Зираттан әйбер алып чыгарга ярамый” дигән ырым да бар бит әле. Күп кеше шуны дөрес аңламый, минемчә. Бу сүз ни өчен әйтелгән соң? Кеше зиратның уңай эш коралларын өйләренә алып кайтып китмәсен өчен әйтелгән сүздер дип уйлыйм мин.

Күпләр, шундый хорафатка ышанып, буяудан бушаган савытларны, чардуган буяган пумаланы, киеп буяган перчаткаларны калдырып китәләр. Зиратта андый чүплек өеме барлыкка китерү бер дә килешле эш түгел. Сулы савытка тере чәчәкләр утырткансың икән - ул корыгач, аны зират коймасы кырыена алып килеп атасымыни? Ясалма чәчәкләр куйгансың икән (монысы динебез тарафыннан да хупланмый), шулай ук зиратның керү-чыгу капкасы янына алып килеп атыйкмы?! Әйдә, яз көне зират җыештырганда җыеп түгәрләр әле дип уйлыйбызмы? Аннан соң бу чүп бер ел җыелгач, зур бер чүп өеменә әйләнергә тиеш буламы? Бу бик зур ялгыш фикер.

Зиратка чүп савытлары куйганнарына да бер дә куанмадым. Монысы Роспотребнадзор таләбе икән. Халыкның үзара салым акчасына - 13 мең 920 сумга куелган икән әлеге савытлар. Чүпне бер ел шунда җыеп, язгы өмә вакытында бушатылырга тиеш дип уйланылгандыр инде ул. Югыйсә, "Благоустройство" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тулган чүп савытын бушатып алыр иде. Көздән үк тулып калган савыт хәзерге көнгәчә бушатылмый тормас иде. Зираттагы чүпләрне алу ул оешманың вазифасына кермидер, алар белән язма килешү төзелмәгәндер, минемчә.

Чүп савытына хәтта эш коралы - тырманы да салып куйганнар, бәйләме белән дәлия (георгин) чәчәкләре дә өстә үк ята. Минемчә, бакчада үскән чәчәкне сулы савытка салып кую бер дә уйланылган гамәл түгел ул. Ул чәчәк бәйләме бер атнадан ук сулачак бит. Кабергә күпьеллык чәчәкләр утыртсак, бик яхшы булыр иде. Лалә (тюльпан), чалма гөл (пион), лилия чәчәкләре иң уңышлы сайланылган чәчәкләр булыр, минемчә. Лаләнең яфраклары, кар бетүгә үк баш калкытып, иртә язда безне чәчәге белән шатландырса, чалма чәчәк һәм лилияләрнең яфраклары, бик матур булып, ел дәвамында каберне нурландырып утырыр, ләбаса.

Чүпне савытка салып калдырсаң да, шулай ук изге урынны пычрату була түгелме соң инде ул? Зират - иң изге, иң чиста, иң пөхтә урын булырга тиеш ул, минемчә! Чардуганнарны буяп-тәртипләп куйганбыз икән, чүп итеп пумала, перчатка калдырасы түгел. Әлеге перчатканы, һич шикләнмичә, хуҗалык эшләрендә киик, калган буявын да хуҗалыкта кулланыйк. Безнең ислам дине әйберне әрәм-шәрәм иткәнне бер дә хупламый бит.

Минем үземнең аның ише әйберләрне беркайчан да калдырганым юк. Менә узган ел да башта тимер щеткасы белән чардуганның кубалакланган урыннарын чистарттым. Щетка белән эш беткәч, отвертка белән калай буяу савытын ачкач, әлеге эш коралларын кире букчама салып куйдым. Илнар абыемның чардуганын буягач, калган зәңгәр буяуны үзем белән алдым. (Абыем 9 айлык сабый вакытта дөнья куйганга күрә, аңа кечкенә генә чардуган куелган. Буяу күп тотылмый). Өйгә кайткач, аз гына ак төс өстәп, төсен сыеклаттым да, тәрәзә йөзлекләрен (аны бездә тәрәзә кашагалары дип тә әйтәләр) буяу өчен кулландым. Өй түреннән үткән саен, әле дә абыемның зәнгәрсу күзләре якты нур сипкән шикелле тоела миңа.

Зиратта чүп калдырган кеше иң мәгънәсез, иң культурасыз кеше ул, минемчә! Зират - авылыбызның көзгесе, иң чиста, иң изге урын! Әйдәгез, мәңгелек йортыбызны чиста, матур итеп тотыйк, ямьсезләмик! Ырымнар чисталыкка, сакчыл булырга, үзеңне кайбер очракларда нинди эш-гамәл кылырга икәнен өйрәтә, бер дә начарлыкка өйрәтми бит. Әби-бабайларыбыз әйткән сүзләренең чын мәгънәсенә төшенеп яшик, акыллы һәм зирәк дәвамчылары булыйк!

Мин дөрес фикердә булмасам, сез дөресләрсез. Арабызда дин сабагы укып, ислам дине кушканнарны төгәл белүче мөселман кардәшәребез: мәдрәсә тәмамлап, дин белгечлеге алган мөхтәрәм мөслимәләр, ир-егетләребез дә бар бит. Мин дөрес уйлыйммы? Бергә-бергә фикерләшеп, дөрес урталыкны табыйк әле!

Инсаф Сәләхетдинов, Шубан төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Чыганак:  http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/zirk-kistme-ll-khorafatmy

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X