Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Ишә белмәсәң, көймәгә кермә, исерек килеш юлда йөрмә!

Юлда исерек машина йөртүчедән дә куркынычы юк. Ник дигәндә, ул юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу гына түгел, җәяүлеләрне, башка машиналарны да абайламый. Араларында пассажирларын гүргә кертүчеләр дә бар... Быелның өч ае эчендә Казанда исерек хәлдәге машина йөртүчеләр аркасында 10 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Аларда 1 кеше үлгән, 16сы төрле тән...

Юлда исерек машина йөртүчедән дә куркынычы юк. Ник дигәндә, ул юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу гына түгел, җәяүлеләрне, башка машиналарны да абайламый. Араларында пассажирларын гүргә кертүчеләр дә бар...


Быелның өч ае эчендә Казанда исерек хәлдәге машина йөртүчеләр аркасында 10 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Аларда 1 кеше үлгән, 16сы төрле тән җәрәхәтләре алган. Ә 2015 елның шул чоры белән чагыштырсак, ул вакытта алкоголь яки наркотик матдәләр кулланып руль артына утыручылар гаебе белән 21 авария теркәлгән. Әлеге фаҗигаләрдә дүрт кеше һәлак булган, 31е имгәнгән.

Иделия Шаһова, Казанның ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәте җитәкчесе:


- Күргәнебезчә, исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләр аркасында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре кими. Беренчедән, бу - кагыйдә бозган өчен җәзаларның катгыйлануына да бәйледер. Чөнки исерек автомобиль йөртүчене машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп кенә калмыйлар, аңа 30 мең сум күләмендә штраф та салына.

Аның фикеренчә, мондый һәлакәтләрнең, аларда үлүчеләрнең кимүе нәкъ менә штрафларның артуына бәйле. Бәлки кешеләрнең хокукларны аңлау дәрәҗәсе дә үсәдер. Шул сәбәпле, исерткеч эчемлекләр яки наркотик матдәләр кулланып руль артына утыручылар саны азайды, ди белгеч.

Республика буенча гомуми күрсәткечләрне исәпкә алганда, Татарстанда 2016 елның өч аенда исерек йөртүчеләр гаебе белән 36 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Аларда 5 кешенең гомере өзелгән, 53е төрле тән җәрәхәтләре алган. Ә 2015 елның шул чорында 60 авария теркәлгән, аларда 16 кеше үлгән, 71е имгәнгән.

Узган ел белән чагыштырганда, мондый төр һәлакәтләрнең саны - 52,4, аларда үлүчеләр исәбе 75 процентка азайган. Аларда зыян күрүчеләр дә азайган.

- Исерткеч эчемлекләр яки наркотик матдәләр кулланган шоферлар еш кына машинага танышларын, дусларын да утырта. Руль артындагы кеше әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгы турында да уйларга тиеш. Син үзеңнең генә түгел, якыннарыңның гомере өчен дә җаваплы, - диде Иделия Шаһова.

Алинә Минневәлиева
Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев