2 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Салкын тию белән көрәшүнең 8 шәп ысулы
Көз көне салкын тидерү бик җиңел. Аякка су үтсә, җиңел киенсәң, инде салкын тидереп өлгергән кеше белән аралашсаң, авыру эләктерүне көт тә тор! Иммунитетны ныгыту, авырудан саклану өчен гади генә, тик файдалы 8 ысул тәкъдим итәбез. 1. Күбрәк су эчегез Авырган вакытта мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә кирәк. Ул организмнан...
-
Авылда яшәп баеп буламы?
Чебиләрне көзен саныйлар, диләр. Авыл хезмәтчәннәре кырлардан күпме бәрәңге, шикәр чөгендере җыелганын исәпләгән арада, шәхси хуҗалыклар йорт артындагы бакчадан кергән уңышын хәтерендә барлый. Ничә капчык уңыш чыкты, күпмесе базга төшеп утырды, күпмесе балаларга китте һәм кесәгә ничә сум акча керде? Яшерен-батырын түгел, авыл халкы, алучысы булганда, сөтен, каймагын, бәрәңгесен, үрдәк-казын...
-
Фаҗигале мәхәббәт
Ул мотоциклының тизлеген арттырганнан-арттыра барды. Кинәт аның күз аллары караңгыланып китте һәм шул караңгылык эченнән суырылып яктылык пәйда булды. Бераздан ул әкренләп кеше сынына әверелде - ниндидер җансыз таш сынга. Аннары гәүдә селкенеп, ап-ак бармаклы нечкә кулларын алга таба сузды. Ир аңлап алды: чакыра бит ул аны, үз янына дәшә....
-
Кулланучылар хокукларын яклау буенча мәктәп укучылары олимпиадасы узды
31 октябрь көнне Казан зонасында «Кулланучылар хокукларын яклау" буенча республика олимпиадасы булды. Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Шәрипова Зәринә Казан зонасында 3 нче урынны яулады. Укучыны олимпиадага тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Диләрә Бикчәнтәева әзерләде. Хәния Җиһангәрәева
-
Иске Җөри мәктәбендә - методик семинар уза
31 октябрьдан 2 нче ноябрьгә кадәр Иске Җөри урта мәктәбе базасында "Татар теле һәм башка фәннәрне татарча укытуда нәтиҗәле педагогик технологияләрне куллану" темасына Татарстан Республикасы белем үстерү институты хезмәткәрләре катнашында методик семинар оештырылды. Семинар федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру шартларында педагогик коллективның һөнәри компетенцияләрен үстерү максатыннан үткәрелде. Укытучылар алдында педагогик...
-
Чаллыда 29 яшьлек хатын-кыз югарыдан егылып төшеп үлгән
Чаллыда 29 яшьлек хатын-кыз югарыдан егылып төшеп үлгән, дип яза «Челнинские известия». Фаҗига кичә ЗЯБ бистәсендә 19 нчы комплекстагы күпкатлы йорт янында килеп чыккан. Газета язуынча, ашыгыч ярдәм машинасын һәм полиция хезмәткәрләрен мәрхүмәнең ире чакырткан. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/02/151513/
-
Буада“ Шәҗәрәләр нәсел агачы” темасына республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үзды
1 нче ноябрь көнне Буа муниципаль районында " Шәҗәрәләр нәсел агачы" темасына республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Әлеге конференциядә Олы Мишә урта мәктәбеннән Сәхәбиев Камил (җитәкчесе Люция Сәхабиева ) һәм Бәширова Чулпан ( җитәкчесе Нурия Бәширова), Теләче урта мәктәбеннән Яхин Рәдиф (җитәкчесе Ләйлә Якупова), Шәтке урта мәктәбеннән Җәләева Лиана һәм Җәләева...
-
Арча шәһәрендә волейбол буенча ачык турнирда Теләче урта мәктәбе кызлары катнашты
1 ноябрь көнне Арча шәһәрендә 2004-2005 елда туган егет-кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Теләче районы данын тренер-укытучы Зәкиев Ә.Х. җитәкчелегендә Теләче урта мәктәбе кызлары яклады. Әлеге кызлар бу спорт төре белән яңа уку елыннан гына шөгыльләнә башлауларына карамастан уеннарда зур активлык күрсәттеләр. Аларга бик зур рәхмәт!
-
ТЕПЛИЦАГА КҮМӘРГӘМЕ?
Көздән утыртырга өлгермәгән роза яки башка үсентеләрне теплицада күмеп калдырырга ярыймы? - Теплицага күмәргә ярамый. Бу анда кар булмаудан гына түгел. Карны ташлап та була, әмма язын теплицада кар бик тиз эреп бетә һәм үсентеләрнең бөреләре иртә уяна башлый. Бу вакытта әле җирдә туң бетмәгән була. Туң җирдәге тамырлар уянган...
-
Таһир Якуповның “Җырларыңа кереп югалдың” дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсенән фоторепортаж
Күптән түгел якташыбыз, халкыбызның сөекле җырчысы Таһир Якуповның иҗат һәм тормыш юлына багышланган "Җырларыңа кереп югалдың" дип исемләнгән яңа китап дөнья күрде. Аны Казанда яшәүче язучы-журналист, өлкән буын кешеләре өчен оештырылган һәм алар арасында бик популяр булган "Яшисе килә" клубының алыштыргысыз җитәкчесе Рафаэль Сальмушев иҗат иткән. 27 октябрь көнне ТР...
-
"Гөлтан" салаты (рецепт)
"Безнең Чирмешән" газетасыннан "Гөлтан" салаты рецептын тәкъдим итәбез. Салат өчен: пешкән тавык түше, 5 йомырка, 300 г маринадлаган гөмбә, ярты баш суган, ике кыяр, 1 зур уч укроп, 5 аш кашыгы майонез. Бизәү өчен: 5 бүдәна йомыркасы, бер кызыл борыч, петрушка. Тавык түшен ваклап турыйбыз. Суганны турап, әчелеге бетсен өчен...
-
“Алар – безнең кешеләр”
Кеше рәхәт урыннан китми. Узган ел 25 еллыгын билгеләп узган Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов әнә шундый фикердә. Фәлән миллион сумнар сарыф итеп, парклар, спорт корылмалары тормыш яхшырсын дип төзелә. "Әлеге эштә кеше үзе катнашса, аның кадере тагын да арта", - ди район башлыгы. Моннан бер ай элек Татарстанда эшмәкәрләр...