12 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Авылымдагы кышкы кич (шигырь)
Тар итеп ачылган авылымның урамы, Җил атлый янымнан, туздырып буранны. Ай йоклый төренеп ак мамык юрганга, Ул йоклагангамы, урамы - караңгы... Йолдызлар да бүген йокларга ятканнар, Авылым өстенә төн пәрдәсе кунган. Урамда тып-тын, һичнинди тавыш юк, Җил дә тынычланган, бураны да тынган. Кинәт җил кузгала, бозып бар тынлыкны, Сызгыра ачулы,...
-
«Элек марҗа кодагый белән уртак аллабыз өчен эчә идек, хәзер үзебезнекенә дип догалар укыйм»
Була бит шундый кешеләр: өермә кебек килеп керәләр дә, шул өермәләренә башкаларны да бөтереп алып кереп китәләр. Телисеңме-юкмы - син инде ул кешенең орбитасында әйләнә башлыйсың. //Сөембикә// Бүген бүлмәгә килеп кергән әбекәй дә барыбызның игътибарын шунда ук үзенә кадаклап куйды. Ниндидер башка эш эшләү турында уйлау да мөмкин түгел: аның...
-
Кышкы салкыннарда
СУЫККА ДА АЛЛЕРГИЯ БУЛА Суык чакта борыннан су, күзләрдән яшь агып, чын авыру барлыкка килергә мөмкин. Температура нульдан югары булганда да, аллергиянең борчуы ихтимал. Көчле җилдән, дымлы салкыннан суык тими бит. Шулай булгач борыннан су агып, күзләр яшьләнсә, аллергологка барыгыз. Суыкка аллергия булмасын дисәгез, урамга битегезне шарф белән каплабрак, бияләй...
-
Сәламәтлек — зур байлык
Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Витаминлы ризыклар ашау бик файдалы. Шуңа күрә безгә ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга кирәк. Һәр кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле:...
-
Портулак утыртыгыз
Безнең якта бу үләнне бакчаларында чәчеп үстерүчеләр сирәк. Югыйсә матур да, тәмле дә, файдалы да үсемлек үзе. Аның сусыл яшел яфракларын салатларга кушалар, яшел аш пешерәләр, аштәмләткеч сыйфатында кулланалар. Портулакның дәва үзлекләре дә бик күп. Бакчагызның кечкенә генә бер почмагын кызганмагыз әле быел шуңа. Ничек үстерергә Портулак - җылы як...
-
Бала кайгылары ачы шул
Бер иптәшемнең: "Сәгать озак үтә, көн озак үтә, ә ел узганын сизми дә каласың", дигән сүзләрен ишеткәнем бар. Әйткән сүзләре дөреслеккә туры килә бит. Елы гына түгел, гомер дә шулай тиз ага. Уфа районының Подымалово авылында бер гаилә белән танышып, ихлас күңелдән сөйләшеп утырдык. Әби бигрәк тә сөйләшергә оста. Ул...
-
Игътибар! Районыбызда “Татар кызы” бәйгесе
Узган ел 29 ноябрьдә муниципаль район башкарма комитеты тарафыннан районда "Татар кызы" бәйгесе үткәрү турында 717 нче номерлы карар кабул ителде. Бәйге яшь буын күңелендә халкыбызның тарихи-мәдәни мирасына мәхәббәт тәрбияләү, татар кызларының күркәм сыйфатларын барлау һәм ачу, замана хатын-кызларының - әни, хатын, апа, сеңел буларак статусларын күтәрү һәм ныгыту, гаилә...
-
“Яңа елдан соң килегез, булышырбыз...”-"Ватаным Татарстан"
Бүген Теләче районында яшәүче Дәүләтшиннар һәм Лениногорск шәһәрендә гомер итүче Лилия Шаһиева балаларының җидесен уздыра. Моннан бер атна элек - 4 гыйнвар көнне Казан -Шәмәрдән юлында килеп чыккан фаҗига Дәүләтшиннарның улы һәм килене, Лилия ханымның ике газиз баласының гомерен өзде. 12, 9, 4 яшьлек өч бала тома ятим калды, 2...
-
Урысча сөйләшеп, татарча җырлап булмый
Резедә Шәрәфиеваны беркем белән дә бутап булмый. Ул сирәк тавыш иясе, үз-үзен тотышы, сәхнә киеме дә башкалардан үзгә аның. Белгечләр исә, Резедә татар эстрадасына Европа стиле алып килде, дигән фикердә. Ләкин ул сәхнәгә башка һөнәр үзләштергәннән соң гына килә. Чаллыдан Казанга да күченеп килергә атлыгып тормый. Моның сәбәпләре нидә? Җырчы...
-
2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь ремонтлау 4 миллиард сумга төшкән
Медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруга 2017 елда якынча 4 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 сырхауханәдә ремонт эшләре бара. Моннан тыш, әлеге объектлар төрле кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителде. Программа 2017-2018...
-
Түбән Камада чаңгы шуучы 29 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган
Түбән Камада чаңгы шуучы 29 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган, дип хәбәр иттеләр ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән. ТР Җинаятьчеләрне эзләү эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, кыска вакыт эчендә, Түбән Кама чаңгы юлында 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелүчене тоткарладылар. Ир-атка 37 яшь. Ул, көчләүдә гаепләнеп, берничә тапкыр хөкем ителгән...
-
Мамадыш кешесе эзсез югалган
6 декабрьдә иртүк колак аппараты сатып алырга чыгып киткән Мамадыш кешесе бүгенгә кадәр өенә әйләнеп кайтмаган. Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, күршеләре 73 яшьлек Рәсүлә Камалованың таксига утырып Мамадыштан Чаллыга китүен сөйләгән. Бүгенге көнгә кадәр аның бер хәбәр-хәтәре дә юк, ди. Рәсүлә апа тазарак кына гәүдәле, бераз бөкерәебрәк йөри. Буе 160...
-
Татарстанда гаиләдә туган тәүге балага беренче тапкыр пособие бирелде
("Татар-информ", Чулпан Шакирова). Россия Президенты В. Путин фәрманы белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә туган беренче балага айлык компенсация түләнә. Бүген Татарстанда беренче тапкыр әлеге пособиене тапшырдылар. Балтач районында яшәүче Юлия Тарасовага социаль пособиене тапшыру чарасында "Татар-информ" хәбәрчесе дә булды. Юлия Тарасовага - 22, ире Вячеслав Тарасовка 23 яшь. Гаилә авылда,...
-
12 ГЫЙНВАР – ПРОКУРАТУРА ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ
Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Россия Федерациясе прокуратурасы көне - ул гаделлек өчен көрәшүчеләр бәйрәме. Кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында торуыгыз, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүегез, гражданнарның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен эзлекле рәвештә яклавыгыз зур хөрмәткә лаек. Җир йөзендә гаделлек хөкем сөрсә, тормышыбыз тагын да...