Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин эшеннән китте

ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин отставкага китте. Бу хакта "Татар-информ"ның үз чыганагы хәбәр итте. Карар бүген имзаланган. Гадел Вафин министр итеп 2013 елның сентябрендәә билгеләнгән иде. Татарстан Идел буе округында медицина күрсәткечләре буенча алдынгы урыннарда булды. Республикада кешеләренең уртача яше дә үсә, быел бу күрсәткеч 73,64 елга җитте. Соңгы...

ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин отставкага китте. Бу хакта "Татар-информ"ның үз чыганагы хәбәр итте. Карар бүген имзаланган.

Гадел Вафин министр итеп 2013 елның сентябрендәә билгеләнгән иде.

Татарстан Идел буе округында медицина күрсәткечләре буенча алдынгы урыннарда булды. Республикада кешеләренең уртача яше дә үсә, быел бу күрсәткеч 73,64 елга җитте.

Соңгы биш елда Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Лениногорскида төбәкара йөрәк-кан авыруларын дәвалый торган үзәкләр ачылды. ТР Президенты фәрманы белән амбулатория пунктларын төзекләндерү программасы кабул ителде, моның өчен 7,5 млрд финанс планлаштырылган. Былтыр республикада 75 сырхауханә төзекләндерелде.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча республика халкының 75,5 проценты медицина хезмәте күрсәтү белән канәгать.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X