Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Эстрада йолдызлары "Гашыйклар көне"н ничек каршылый? (ЙОЛДЫЗЛЫ ПРОЕКТ)

Айсылу Лерон ("Татар радиосы" ди-джее): - Ирем белән 2010 елның 23 февралендә интернет аша таныштык. Шул ук елның октябрендә өйләнештек. Бергә сигезенче ел яшибез. Ирем миңа исемем белән эндәшә, мин аңа "кадерлем" дим. Төрле ювелир эшләнмәләр бүләк иткәне бар. Һәрвакыт күңелгә ятышлы бүләкләр ясый. Гаиләле кешеләр бу бәйрәмгә әллә ни...

Айсылу Лерон ("Татар радиосы" ди-джее):

- Ирем белән 2010 елның 23 февралендә интернет аша таныштык. Шул ук елның октябрендә өйләнештек. Бергә сигезенче ел яшибез. Ирем миңа исемем белән эндәшә, мин аңа "кадерлем" дим. Төрле ювелир эшләнмәләр бүләк иткәне бар. Һәрвакыт күңелгә ятышлы бүләкләр ясый. Гаиләле кешеләр бу бәйрәмгә әллә ни игътибар итми торгандыр ул. Аларның үз даталары бар - туй, никах көне. Ә "Гашыйклар көне" мәктәп укучылары, студентлар һәм гаилә кормаганнар өчен кызыктыр дип уйлыйм. Шулай да иремнән кызык өчен генә "Миңа нәрсә бүләк итәсең?" дип сораган идем, романтик кич вәгъдә итте."Балык, яки берәр тәмле ризык пешерәм", диде. Карап карарбыз: булырмы, юкмы... Ә үзем "Гашыйклар көне"н сәбәп итеп, кино яки театрга билет алырга уйлап торам. Чөнки кечкенә балабыз булгач, икәү генә каядыр бару бик тәтеми.

  • Илназ Сафиуллин (җырчы):


- Сөйгән кызым белән Испаниягә Канар утрауларына - Тенерифега очабыз, Алла бирса. Ял - иң яхшы бүләк. Мин үзем һәрвакыт гади бүләкләр яратам. "Акчаңны туздырма, 1-2 пар носки да җитә", дим аңа. Шулай да үзе сайлап, иҗади бүләкләр бүләк итәргә ярата. Бер-беребезгә төрлечә эндәшәбез, шулай да яратышканда да, ачуланышканда да "матурым" сүзе һәрвакыт кулланылышта.



Гөлнара Габидуллина (җырчы):

- Яраткан иремә бүләк әзер. Ул, әлбәттә, мин! Без аның белән кафеда таныштык. 9 ел бергә, Аллага шөкер. Ул миңа - "Гөлнарушка", мин аңа "Тәүфигым" дим. Өйләнешкәнче миңа бүләк иткән иң беренче бүләге - микродулкынлы мич. Минем өчен иң затлы бүләк - аның миңа мөнәсәбәте һәм икебезнең арада булган бер-беребезгә хөрмәт, ярату. Ә болай, һәрвакыттагыча, затлы бүләкләр бирергә тырыша (чәчәк, тун, балдак). Һәр хатын-кыз өчен мөһим булган әйберләр инде. Ә мин аңа нәрсә бүләк итәчәгемне әйтә алмыйм, анысы сер.

  • Мөнир Рахмаев (җырчы)


- Сөйгәнемә "Гашыйклар көне"нә чәчәкләр һәм "Айфон Х" телефоны бүләк итәм. "Җаным" һәм "җимешем" дип дәшәм. Быел өйләнергә уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев