Теләче Информ

15 октябрь 2015 яңалыклары

  • 15 октябрь 2015 - 12:26
    Киленнәр кайнана туфрагыннан…
    Урам башыннан Нурия апа Әхмәтҗанова кайсы йортта яши икән дип, эзләп йөргән мәлдә, капка төбенә хуҗабикә үзе дә чыгып җитте. Пөхтәлек, чисталык капка керүгә башлана. Заманча, җылы йортта безне Гөлсинә әби каршылады. Күзләре яшьле булса да, ачык йөзле әби, ишек бусагасын үтүгә киленен мактый башлады. Бер-бер артлы ике улын югалткан...
    2605
    0
    0
  • 15 октябрь 2015 - 11:52
    Ата сүзе кирәк
    Гаиләдә бала тәрбияләү тулысынча әни кешенең генә бурычы итеп карау дөрес түгел. Бала тәрбияләү ата кешенең дә төп бурычы. Балалар тәрбияләүдә аның роле әниләрнекеннән ким булырга тиеш түгел. Әлбәттә, сабый дөньяга киләч, әни кеше бала тәрбияләп, ике яки өч ел өйдә утырырга мәҗбүр. Шул сәбәпле, бала туу белән, үзен-үзе белә...
    2893
    0
    0
  • 15 октябрь 2015 - 10:47
    85 яшьлек Иван Красконың 24 яшьлек хатыны балага узган
    Принтерга Танылган Иван Краско 24 яшьлек укучысына өйләнде. Кияүгә 84, ә кәләшкә 24 яшь. Краско 4нче тапкыр өйләнә. , Күптән түгел Красконың хатыны Наталья журналистларга балага узуы турында сөйләгән.
    792
    0
    0
  • 15 октябрь 2015 - 10:37
    Эшмәкәрләрне нинди проблема борчый
    14 октябрь көнне район хакимияте бинасында, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нуруллин җитәкчелегендә чираттагы эшлекле сөйләшү узды.
    1250
    0
    0
  • 15 октябрь 2015 - 10:23
    Субаш авылында гомер итүче Лазарева Зинаида Владимировнага да 90 яшь тулды
    Районыбызда өлкән яшьтәге әби-бабайларны юбилейлары белән тәбрикләү күркәм традициягә әйләнде. 14 октябрь көнне Субаш авылында гомер итүче Лазарева Зинаида Владимировнага да 90 яшь тулды. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ветеран укытучы менә инде тугыз ел сеңлесе Раиса тәрбиясендә яши. Үз аякларында хәрәкәтләнә, хәтере яхшы, укыткан барлык укучыларын да хәтерли. -...
    2848
    0
    0
  • 15 октябрь 2015 - 09:56
    Шәткене хәзер – кечкенә бер микрорайон дияргә була
    Элек Шәтке авылының исемен ишетүгә үк, чакрымнар ераклыгы һәм пычрак, юлсыз авыл күз алдына килеп баса иде. Нырсы авылы буйлап әйләнеп барсаң авылга илтә торган юл тагын да озыная иде. Әйе, иде, хәзер болар турында үткән заманда гына сөйлисе калды. Шәтке район үзәге Теләче белән тоташты дисәк тә ялгыш булмас....
    2835
    0
    0
  • 15 октябрь 2015 - 09:47
    Теләчедә белгечләр өчен торак йорт төзелә
    Тактамыш авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты, Шәтке авылында балалар бакчасы, Югары Саурыш, Тактамыш авылларына каты өслекле юл төзелеп файдалануга тапшырылу тантаналары әле дә истә. Озакламас, Теләче авылының Магистральная урамында төзелеп килүче ике катлы 16 фатирлы торак йортка күчүчеләр дә әлегедәй куанычлы хисләр кичерерләр дигән ышаныч бар.
    1094
    0
    0
Реклама