Яратырга килдек җиргә,
Яратып узсын гомер.
Ярата белмәгән күңел
Мәңге бәхетле түгел.
Яратыйк ил-җиребезне,
Туган ил - алтын бишек.
Язлы-җәйле гөлбакчаны
Яратмаска соң ничек?
Яратыйк телне, милләтне,
Теле барның - иле бар.
Татарның горур тарихлы
Болгар дигән эзе бар.
Яратыйк һәммә кешене:
Саулыгын югалтканны,
Бөлгенлеккә төшкәннәрне,
Байлыкта коенганны.
Яратыйк ата-ананы,...