12 декабрь 2015 яңалыклары
-
12 декабрь 2015 - 17:13Чаллыда фаҗига: җинаятьче бабайның табибны узган ел ук үтерәсе килгән...Бактың исә, 83 яшьлек Мисбах Сәхәбетдинов травматолог Андрей Железновны узган ел ук үтермәкче булган икән. Тик ул чагында коралы төзек булмау сәбәпле, теләгенә ирешә алмый калган. Бу турыда "Бизнес-онлайн" хәбәр итә. Чаллыда әлеге җинаять эше буенча тыңлаулар яңа гына тәмамланган әле. Шикләнелүчене ике айга сак астында калдырганнар. intertat.ru Фотода: Мисбах...
-
12 декабрь 2015 - 17:09Сак булыгыз! Һава торышы бозыла!Бүген кичке 18.00 дән алып, 13 декабрьнең 18.00 нә кадәр Татарстанда начар һава торышы көтелә. Шуңа күрә республиканың гидрометеорология үзәге халыкны юлларда сак булырга чакыра. Татарстан синоптиклары китергән мәгълүматларга караганда, бүген кич республикада көчле җил чыгачак. Аның тизлеге секундына 15-18 километр (!) булыр дип фаразлана. Шул ук вакытта көчле буран...
-
12 декабрь 2015 - 17:05"Корстон" кунакханәсендә хатын-кыз мәете табылганКазандагы "Корстон" кунакханәсе номерларының берсендә хатын-кыз мәете табылган. Тикшерү комитеты исә шундук җинаять эше ачкан. Хәзерге вакытта төп шикләнелүче - әлеге хатынның 19 яшьлек малае. 10 декабрь көнне 44 яшьлек хатын малае белән Мәскәүдән Казанга килә. Максатлары - психологик тренингта катнашу була. Кич белән исә кунакханәдә яшәүчеләрнең берсе коридорда канга...
-
12 декабрь 2015 - 16:57Чаллы табибын үтергән бабайны хөкем итү өчен... тәрҗемәче кирәкБүген Чаллы шәһәре судында 52 яшьлек табиб Андрей Железновны атып үтерүдә шикләнелүче Мисбах Сәхәбетдиновның эше буенча тыңлаулар бара. Суд утырышы шактый озакка сузылыр, ахрысы... Ник дигәндә, бабай русча начар сөйләшә икән. Бу турыда "Бизнес-онлайн" газетасы хәбәр итә. Шунысын да билгеләп үтәбез: җинаять кылынган көнне бабай үз гаебен яшермәгән иде. Җинаять...
-
12 декабрь 2015 - 16:33Башкортостанда 14 яшьтән гаилә корырга рөхсәт итәргә мөмкиннәрБашкортостан парламентына шундый закон проекты кергән. Әле моңарчы яшусмерләр арасындагы никахлар мәсъәләсе берничек тә ачыкланмаган булган. Яңа канун бу өлкәне тәртипкә салырга ярдәм итәр, дип көтелә. Закон проекты буенча гаилә корырга рөхсәт ителә торган иң кечкенә яшь - ул 14 яшь. Ләкин гаилә кору өчен яшүсмерләргә башта опкунлык органнарыннан һәм...
-
12 декабрь 2015 - 16:00Булачак әниләргә киңәшләрКүп йөкле хатын-кызлар авызыннан, ни өчен соң безнең районда шәһәрдәге кебек, әни булырга җыенучылар өчен төрле консультация, аралашу клублары юк, дигән сорауларны еш ишетергә туры килә Бу аңлашыла да, йөклелек чоры хатын-кыз өчен иң истәлекле һәм онытылмас вакыйга. Шул ук вакытта йөклелек ул - бик катлаулы, физиологик процесс, организмда үзгәрешләр...
-
12 декабрь 2015 - 15:58Тәүлек буе эшли торган кибетнең сатучысына 32 тапкыр пычак кадаганнар. Бәхеткә, ул исән калганЧаллы шәһәрендә хирург табиплар берничә сәгать буе 39 яшьлек хатын-кызның гомере өчен көрәшәләр. Чаллының Магистральная урамында урнашкан 24 сәгать эшли торган кибетнең сатучысы була әлеге зыян күруче. Соңыннан ачыкланганча, төнге берләр тирәсендә кибеткә сатып алучы керә һәм батарейкалар утырды, ашыгыш рәвештә алыштырырга кирәк, ди. Әмма сатып алучы шуннан соң кинәт...
-
12 декабрь 2015 - 15:20Безопасная эксплуатация бытового газового оборудованияКак мы уже знаем из радио, газет и телевидения наступивший отопительный сезон уже омрачен рядом несчастных случаев связанных с использованием газа в быту: взрывы, хлопки, отравления угарным газом, некоторые из них с летальным исходом. Каковыми бы не были причины этих аварий, но одно можно сказать наверняка: «С газом необходимо обращаться...
-
12 декабрь 2015 - 06:2412 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көнеХөрмәтле райондашлар! Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итәбез. 1993 елда кабул ителгән Төп Законыбыз - Конституция, илдә тынычлык, тотрыклылык, милләтләр дуслыгын гарантияли. Россия безнең өчен бөек һәм куәтле Ватан, ә районыбыз аның аерылгысыз өлеше! Районыбыз, республика һәм бөтен илнең бүгенгесе һәм киләчәге һәрберебезгә, безнең хезмәткә, инициативага һәм гражданлык...