16 гыйнвар көнне муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары, бер төркем эшмәкәрләр, фермерлар Мөслим районы кошчылык фабрикаларында, "Agromaster" заводында, социаль объектларда - Мөслим туган якны өйрәнү музеенда, Үзәк китапханәдә һәм район мәдәният йортында булып, аларның эшләре белән танышып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар.