Теләче Информ

18 гыйнвар 2016 яңалыклары

  • 18 гыйнвар 2016 - 12:38
    Районыбызның "МАКСАТ" төзелеш оешмасы Кырым республикасында 8 социаль объектны сафка бастырды
    Яңа ел алдыннан районыбызның "МАКСАТ" төзелеш оешмасы, Кырым республикасында 8 объектны сафка бастырды. Болар - Татарстанда киң кулланылыш алган модульле фельдшер-акушерлык пунктлары. Шушы көннәрдә "МАКСАТ" төзелеш оешмасы җитәкчесе Фидаил Закировка Кырымда нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Кырым Республикасыннан килгән Рәхмәт хаты да тапшырылды. Моннан тыш Кырым Республикасы тарафыннан, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка...
    956
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2016 - 12:16
    20 гыйнвардан ачылачак Казан-Саба маршрутының расписаниясе
    Казанда яңа ачылган "Көнчыгыш" автовокзалыннан Байлар Сабасына автобуслар йөри башлый. Әлеге маршрут буенча яңа рейс 20 гыйнвардан ачыла. Татарстан башкаласыннан автобуслар көн саен 09:00, 12:00 һәм 16:00 сәгатьләрдә, ә Байлар Сабасыннан (Тукай урамы 15б адресы буенча урнашкан автовокзалдан) 06:00, 12:00 һәм 14:30 cәгатьләрдә кузгала. Казан - Байлар Сабасы - Казан...
    667
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2016 - 11:29
    Югалган инкассаторны эзлиләр: җинаять эше кузгатылган
    15 гыйнварда Казанда терминаллардан җыелган акча белән инкассаторның юкка чыгуы хәбәр ителгән иде. Россия Җинаять кодексының 158 нче маддәсе 4 нче бүлек "б" пункты буенча (аеруча зур күләмдә урлашу) җинаять эше кузгатылган. Түләү терминалларына хезмәт күрсәтү буенча Казан фирмасы хезмәткәре 4 миллион 200 мең сум күләмдә акча урлауда шикләнелә. Әлеге...
    580
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2016 - 11:09
    Өч көндә аек булмаган 78 машина йөртүче тоткарланган
    Узган өч көндә Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан аек булмаган хәлдә руль артына утырган 78 машина йөртүче тоткарланган. Рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага чыгуның - 112, балаларны махсус креслога утыртмауның - 189 очрагы теркәлгән. Гыйнвар аенда гына да Татарстан юлларында һәлакәттә 15 кешенең гомере өзелгән, 229 кеше тән җәрәхәте алган....
    705
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2016 - 10:53
    Балалы гаиләләргә быел да ярдәм итәләр
    Ел саен 1 гыйнвардан пособиеләр берникадәр арттырыла. Федераль һәм республика законнары тарафыннан расланган социаль түләү күләмнәре агымдагы елда да үзгәрде. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме хәзер 14 497 сум тәшкил итә (2015 елда 13 742 сум иде). Яшь ярымга кадәр бала караган әниләргә айлык пособие күләме артты....
    575
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2016 - 09:56
    "Теләче" газетасына язылучылар арасындагы Грандиоз бәйге тәмам, бүләкләр ияләрен тапты (+видео)
    2016 елның 1 гыйнвар көнендә «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп узды. Әлеге түгәрәк дата уңаеннан без укучыларыбыз арасында махсус бәйге оештырдык, биредә катнашу өчен редакциягә 2016 елның беренче яртыеллыгына «Теләче» газетасына язылу турындагы квитанцияләрне юлларга кирәк иде. 15 гыйнвар көнне грандиоз конкурска нәтиҗә ясадык. Редакциягә укучыларыбыздан 107...
    982
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2016 - 07:37
    Теләче районы делегациясе Мөслим районында эш сәфәрендә булып кайтты
    16 гыйнвар көнне муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары, бер төркем эшмәкәрләр, фермерлар Мөслим районы кошчылык фабрикаларында, "Agromaster" заводында, социаль объектларда - Мөслим туган якны өйрәнү музеенда, Үзәк китапханәдә һәм район мәдәният йортында булып, аларның эшләре белән танышып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар.
    935
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2016 - 07:19
    Балаларга өстәмә белем бирү педагогы Гатиятов Рәсип Рәшит улы Республика бүләгенә лаек булды
    Районда спортны үстерүгә керткән намуслы өлеше һәм шул өлкәдә күпъеллык фидакәръ хезмәтенә хөрмәт йөзеннән балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы Рәсип Рәшит улы Гатиятов "Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы" күкрәк тамгасы белән бүләкләнде. Әлеге дәрәҗәле бүләкне Республикабызның спорт һәм яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары...
    932
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2016 - 07:07
    Буран аркасында Казанда 8 баллык "бөке" хасил булган
    Буран аркасында Казанда транспорт "бөке"ләре хасил булган. Иртәнге сәгатьләрдә"Яндекс.Пробки" сервисы 8 баллны күрсәтә иде. Ишеткән булсагыз, һава торышының бозылуы сәбәпле, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне кискен хәрәкәтләр ясаудан, тизлекне арттырудан тыелып торырга чакырган иде. Коткару хезмәткәрләре исә, буран вакытында ерак юлларга чыгудан тыелып торырга чакыра. Интертат
    555
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2016 - 06:57
    Шәхси мунчада шартлау булган: 2011 елгы бала зыян күргән
    Минзәлә районы Хуҗамәт авылындагы гадәттән тыш хәл турында "112" хезмәте аша җирле коткаручыларның кизү бүлегенә кичә, 17 гыйнварда, 11:25 сәгатьтә хәбәр ителә. Алынган хәбәр буенча шәхси йортта газ котелы шартлау һәм бер баланың сәламәтлегенә зыян килүе әйтелә. Коткару хезмәте йортка терәп салынган мунчада мичтәге парның чамадан тыш күп җыелуы аркасында...
    607
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2016 - 06:46
    “Авыл клублары” программасы ничек тормышка ашырыла?
    Татарстанда «Авыл клублары» программасы 2012 елдан бирле тормышка ашырыла. Республика Министрлар Кабинеты карары белән әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен ел саен 500 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелә. "Авыл клублары" республика программасы кысаларында төзелгән мәдәни объектларның саны узган ел Татарстанда шактый булды. 2012 елда программа кысаларында 46 торак пунктында мәдәни...
    859
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2016 - 06:36
    10 яшьлек балаларга да машинада креслосыз йөрергә рөхсәт итәргә мөмкиннәр
    Балаларны машинада йөртү кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин. Үз тәкъдимнәрен Дәүләт Думасы депутаты, либерал-демократ Иван Сухарев керткән. Аның сүзләренчә, кайбер балалар буе һәм авырлыгы буенча 10 яшьтә дә әти-әниләрен узып китәргә мөмкин. Шуңа да балалар креслосында йөрү аларның сәламәтлегенә күбрәк тә зыян салырга мөмкин. Бу проблеманы хәл итү өчен депутат балалар креслоларын...
    551
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2016 - 05:19
    Бер шимбәдә генә дә илебез юлларында 30 кешенең гомере өзелгән
    Россия ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча 16 гыйнвар көнне илебез юлларында 357 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 30 кешенең гомере өзелгән, араларында бер сабый да булган. 40 ка якын бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Интертат
    592
    0
    0
Реклама