16 май 2016 яңалыклары
-
18 мая в Сабах проводится день открытых дверей для предпринимателей
В среду, 18 мая 2016 года с 14.00 по 16.00 в территориальном отделе Управления Федеральной службы по надзору в сфере защиты прав потребителей и благополучия человека по Республике Татарстан в Сабинском, Мамадышском и Кукморском районах проводится единый день "открытых дверей" для предпринимателей по адресу: Богатые Сабы, улица Тукая, дом 6....
-
Районыбызның Баландыш авылыннан Җаббаровлар гаиләсе республикакүләм ярышта 1 урын алды. Тәбриклибез!
13-15 май көннәрендә Мамадыш шәһәрендә ТР "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында спорт сөюче гаиләләр арасында республикакүләм ярышлар үткәрелде. Чарада районыбызның Баландыш авылыннан Җаббаровлар гайләсе катнашты. Спорт төрләре буенча алар түбәндәге урыннарны яулады: Шашка уены - 1 урын, өстәл теннисы - 1 урын, җиңел атлетика - 1 урын һәм дартс - 4 урын....
-
Игътибар, кырау төшү ихтималы бар!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кырау төшү ихтималы турында кисәтә. Идарәдән хәбәр итүләренчә, 17 майга каршы төндә туфракта һава температурасы 1 градус салкын булачак. Шулай ук, бүген - 16 майда республикада көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш тарафтан искән җилнең секундына 15-17 метга җитеп көчәюе дә көтелә. Интертат
-
Айдар Галимов тормышында мөһим вакыйга булды!
Татарстанның халык артисты Айдар Галимов дәү әти булды! Җырчының кызы Гүзәл 11 май көнне иртәнге якта кыз бала тапкан. Нарасыйның авырлыгы - 3540 грамм, буе - 50 см. - Оныгым дөньяга килү - тормышыбызның яңа этабы, илһамы. Дәү әти булу бик рәхәт икән. Башка дәрәҗәле исемнәрем арткы планга күчкән сыман....
-
Казанда Динозаврлар паркы ачыла
Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге бите аша хәбәр иткән. "Тиздән Казанда Динозаврлар паркы ачачакбыз. Моның кемгә, һичшиксез ошаячагын беләм - Степан Савельев, кунакка көтәбез! Әлеге паркка керү ятим һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен бушлай булса, дөрес булыр иде", - дип язып калдырган Рөстәм Миңнеханов. Исегезгә төшерәбез, динозаврлар...
-
14 май көнне Теләче районы балалар футбол командасы халыкара фестивальдә катнашты
14 май көнне Казан шәһәренең "Рубин" стадионында балалар футбол командаларының "Локобол-2016-РЖД" халыкара фестиваленең региональ турниры узды. Ярыш 2005-2007 елгы малайлар арасында оештырыла. Ярышта Теләче районы командасы да катнашып (тренерлары А.Хәбиров), республиканың шәһәр һәм авылларыннан 16 команда арасыннан 7 нче урынга лаек булдылар. Теләче районы командасына әлеге ярышта катнашу өчен шәһси...
-
“Платон” системасы: акчалар Татарстанга булырмы?
Россиядә 2015 елның 15 ноябреннән башлап "Платон" системасы гамәлдә. Әлбәттә, бу программадан Татарстан да читтә кала алмый. Биш ай эшләү нәтиҗәсендә әлеге система ярдәмендә республикада 287 миллион сум акча җыелган. Төбәкләр рейтингында Татарстан дүртенче урынны били. "Платон" системасы "плати за тонну", ягъни тонна өчен түләү дигәнне аңлата. Узган елдан башлап...
-
Таһир Якупов халкыбызның сөекле былбылы иде
Әгәр исән булса, халкыбызның сөекле җырчысы Таһир Якуповка 13 май көнне 70 яшь тулган булыр иде. Татар милли җыр сәнгатенә үзеннән биниһая зур өлеш кертеп калдырган якташыбызның гомере, кызганыч, нәкъ менә чәчәк атар милли җыр хәзинәбезне баетасы да баетасы вакытта, нибары 53 яшьтә өзелгән. 13 май көнне Казанның Иске татар...
-
Теләченең ял паркында Советлар Союзы Герое хөрмәтенә агач утыртылды
11 май көнне Теләченең ял паркында якташыбыз, Бөек Ватан сугышы герое, Советлар Союзы Герое, пулеметчы Ксенофонтов Александр Кузьмич хөрмәтенә Герой агачы утыртылды. Әлеге эшне "Йөрәк хәтере" проекты координаторы Дмитрий Кузнецов оештырды. Чарада шулай ук Теләче урта мәктәбенең 8 А сыйныфы укучылары белән тыл ветераннары да катнашты.
-
Рак хөкем карары түгел, яки авырудан саклану юллары
Татарстанда гомуми үлем сәбәпләре белән бергә, онкологик авырулар нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 8 процентка артуы күзәтелә. Шул сәбәпле, 2016 ел онкологик авыруларга каршы көрәш елы буларак игълан ителде. Республика сәламәтлек саклау министры, үлүчеләр санының күп булуы, сәламәтлек саклау оешмасының гына проблемасы түгел дигән фикердә: "2014 елда, без республикада һәр 45нче кеше...
-
Казанга Европаның иң көчле волейболчы полиция хезмәткәрләре җыела
Башкалада хатын-кыз полиция хезмәткәрләре арасында волейбол буенча Европа чемпионаты 18-25 май көннәрендә уздырыла. Чемпионатта Англия, Австрия, Словакия, Франция, Финляндия, Германия, Чехия һәм Россия җыелма командалары катнаша. Ярышларның төп оештыручысы - Полиция хезмәткәрләренең Европа спорт берлеге (USPE) һәм "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте. Уеннар 19-24 майда "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә уза. Чемпионатның тантаналы ачылышы...