Теләче Информ

22 сентябрь 2016 яңалыклары

  • 22 сентябрь 2016 - 11:56
    300 меңләп пенсионерга бер тапкыр түләнә торган 5000 сум акча эләкмәячәк
    Даими рәвештә чит илдә яшәүче 300 меңләп пенсионер бер тапкыр түләнә торган 5 мең сум акчаны алмаячак, дип белдерә РБК. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев август ахырында хөкүмәт 2016 нчы елгы пенсияләрне индексацияләүне бер тапкыр түләнә торган 5 мең сум акча белән алыштырылуы турында хәбәр иткән иде. Әлеге максатлардан Финанс министрлыгында...
    519
    0
    0
  • 22 сентябрь 2016 - 11:41
    Илшат Сәләхиевның "Юк-барга кыз үпкәли..." җырына төшерелгән клипны карап узыгыз
    Хөрмәтле дуслар, сезнең игътибарга Илшат Сәләхиевның "Юк-барга кыз үпкәли..." исемле җырына төшерелгән клипны тәкъдим итәбез:
    535
    0
    0
  • 22 сентябрь 2016 - 11:20
    15 сентябрь көнне район үзәгендә Татарстан варислары туган көненә багышланган слет узды
    15 сентябрь көнне район үзәгендә Татарстан варислары туган көненә багышланган слет узды. Бу көнне әлеге оешмага яңа 50 эзтабар кабул ителде. Бәйрәмдә ветеран-пионерлар һәм башлангыч балалар оешмаларыннан делегатлар катнашты.
    282
    0
    0
  • 22 сентябрь 2016 - 11:03
    15 сентябрь көнне “Пирамида” күңел ачу үзәгендә “Родник” гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре Лидия Низамованы тәбрикләделәр
    15 сентябрь көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә ачык типтагы "РИТЭК" акционерлык җәмгыяте тарафыннан җиденче тапкыр үткәрелгән социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңүчеләрне котладылар. Алар арасында "Родник" гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре Лидия Мөкътәсыйм кызы Низамова да бар иде. Ул "Экология" номинациясендә җиңүче булды.
    341
    0
    0
  • 22 сентябрь 2016 - 07:39
    Теләче пенсионерларын сөендерәләр: 2017 елның гыйнварында пенсионерларга өстәмә 5 мең сум акча түләнәчәк
    Россия Премьеры Дмитрий Медведев пенсияләрне чираттагы индексацияләүне бер тапкыр бирелә торган түләү белән алмаштыру карарын кабул итте, дип хәбәр итә "Татар информ" INTERFAXка сылтама белән. Түләүнең күләме 5 мең сум булачак. "Индексациягә кадәр акчалата түләүне дөрес дип саныйм. Аның күләме биш мең сум һәм ул 2017 елның гыйнварында түләнәчәк", -...
    412
    0
    0
  • 22 сентябрь 2016 - 06:58
    Яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлауда Казан беренче урынга чыкты
    Яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рфсайтында алып барыла торган тавыш бирүдә Казан символлары беренче урынга күтәрелде. Исегезгә төшерәбез: Үзәк банк чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнот символлары өчен тавыш бирү 7 октябрьгә дәвам итә. Шуннан җиңүче ике шәһәр ачыкланачак. Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстан башкаласына 183270...
    580
    0
    0
  • 22 сентябрь 2016 - 06:48
    Кырыгалдарлар актив: iPhone урынына – кырлы стакан. Сак булыгыз, алдана күрмәгез!
    Яшел Үзәндә ике кеше бер үк төрле юл белән кырыгалдарлар кармагына капкан. Алар интернет аша iPhone смартфонының соңгы моделенә заказ биргән. Яшел Үзәндә яшәүче бер ир-ат интернетта бер сайтка тап була һәм Санкт-Петербургта урнашкан фирманың 7,5 мең сумга iPhone смартфонының иң кәттә моделен сатуын күреп ала. Билгеле инде, бәя кызыктыра,...
    599
    0
    0
  • 22 сентябрь 2016 - 06:41
    Тәтеш районында гөмбә җыйганда 3 яшьлек бала юкка чыккан
    Гадәттән тыш хәл кичә, Федоровск урманында булган. Тәтеш районы Кушкуй авылыннан бер гаилә гөмбәгә барган. Бервакыт әти-әниләре баланы күз уңыннан югалта. Ярты сәгатьләп эзләү нәтиҗәсен бирмәгәч, коткару хезмәтенә хәбәр итәләр. Баланы этләр ярдәмендә Тәтеш, Буа районы коткаручылары, 10 урманчы, Тәтеш көллиятеннән кырыклап студент эзли. Кичке сәгать 5 тулганда малайны урман...
    609
    0
    0
  • 22 сентябрь 2016 - 06:34
    Чаллыда исерек ир-ат 4 яшьлек үги кызын көчләп, балага чир йоктырган
    Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе Чаллы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 28 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эше тикшерелеп беткән. Әлеге адәм РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 4 нче бүлеге "б" пункты (көчләү, шуның аркасында 14 яше тулмаган зыян күрүчегә венерик чир йоктыру), 132 нче маддә 4 нче бүлек "б" пункты...
    560
    0
    0
  • 22 сентябрь 2016 - 06:28
    Астрономия фәне мәктәпкә әйләнеп кайта
    РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәп программасына астрономия дәресләрен кире кайтаруның мөһимлеген җиткерде. "Уйлавымча, бу мөһим. Хәтерләсәгез, безнең бер сәгать бар иде. Аны кире кайтарырга кирәк", - дигән Ольга Васильева. Астрономия фәненең мәктәп программасына тәгаен әйләнеп кайтачагын җиткерсә дә, предметның ни рәвешле кире кертелә башлаячагына ачыклык кертмәде. Исегезгә...
    496
    0
    0
  • 22 сентябрь 2016 - 06:06
    Хавьер Грасиягә сезон азагына кадәр мөмкинлек бирелгән
    "Рубин" футбол командасының баш тренеры булып кимендә сезон азагына кадәр Хавьер Грасия калачак. Клуб җитәкчелеге Испания белгеченең яңа команда төзүен аңлый һәм нәтиҗә күрсәтү өчен кимендә бер сезон вакыт бирергә дә әзер. Бу хакта "Известия" язып чыкты. - Инде кат-кат искәртелгәнчә, безнең проект озак вакытны үз эченә ала, - дип...
    1548
    0
    0
Реклама