Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кырыгалдарлар актив: iPhone урынына – кырлы стакан. Сак булыгыз, алдана күрмәгез!

Яшел Үзәндә ике кеше бер үк төрле юл белән кырыгалдарлар кармагына капкан. Алар интернет аша iPhone смартфонының соңгы моделенә заказ биргән. Яшел Үзәндә яшәүче бер ир-ат интернетта бер сайтка тап була һәм Санкт-Петербургта урнашкан фирманың 7,5 мең сумга iPhone смартфонының иң кәттә моделен сатуын күреп ала. Билгеле инде, бәя кызыктыра,...

Яшел Үзәндә ике кеше бер үк төрле юл белән кырыгалдарлар кармагына капкан. Алар интернет аша iPhone смартфонының соңгы моделенә заказ биргән.

Яшел Үзәндә яшәүче бер ир-ат интернетта бер сайтка тап була һәм Санкт-Петербургта урнашкан фирманың 7,5 мең сумга iPhone смартфонының иң кәттә моделен сатуын күреп ала. Билгеле инде, бәя кызыктыра, заказ бирелә. Соңрак аның белән фирма вәкилләре элемтәгә керә, товарны почта аша кайтартырга килешәләр.

Почтадан белдерү кәгазе килү белән ул товар һәм почта чыгымнары өчен 7,7 мең сум акча түләп, өенә ашыга. Кайтып тартманы ачып җибәрсә, анда кырлы стакан, телефонга товар чегы һәм кәгазь кисәкләре генә була.

Берничә көн узу белән Яшел Үзәндә яшәүче тагын берәү нәкъ шундый ук кармакка эләгә - iPhone смартфонына заказ бирә, акча түли һәм стаканлы була.

Интернет-форумнарда шул рәвешле алданучыларның ил буйлап таралуы билгеле. Тикшерү эше бара.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев