Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Чаллыда исерек ир-ат 4 яшьлек үги кызын көчләп, балага чир йоктырган

Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе Чаллы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 28 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эше тикшерелеп беткән. Әлеге адәм РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 4 нче бүлеге "б" пункты (көчләү, шуның аркасында 14 яше тулмаган зыян күрүчегә венерик чир йоктыру), 132 нче маддә 4 нче бүлек "б" пункты...

Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе Чаллы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 28 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эше тикшерелеп беткән.

Әлеге адәм РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 4 нче бүлеге "б" пункты (көчләү, шуның аркасында 14 яше тулмаган зыян күрүчегә венерик чир йоктыру), 132 нче маддә 4 нче бүлек "б" пункты (14 яше тулмаган кешегә карата җенси характердагы гамәлләр кылу) һәм 156 нчы маддә балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү, аңа карата рәхимсез булу) буенча гаепләнелә.


Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2010 елда йогышлы авыру белән чирләгән ир-ат, 2006 елгы үги кызы белән икесе генә калгач, сабыйны көчли. Исерек ирнең бозык гамәлләре аркасында кыз бала чир йоктыра. 2015 елда да ир-ат кызга карата шундый гамәлләр кыла. Әнисенә әйткән очракта, үтерү белән куркыта.

Моннан тыш, 2016 елның 2 апрелендә ул 2012 елгы үз улы белән бүлмәдә бикләнеп, аңа карата да җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла. шул вакытта әни кеше өйгә кайтып керә, ишекне шакый башлый. Ир-ат аны бүлмәгә керткәч, малай барысын да сөйләп бирә.

Моңа кадәр дә хатынын кыйнап җинаять җаваплылыгына тартылганы булган ир-ат гаебен танымаган. Суд аны сак астына алган иде.


Җитәрлек дәлилләр белән тупланган эш судка тапшырылган.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев