Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

300 меңләп пенсионерга бер тапкыр түләнә торган 5000 сум акча эләкмәячәк

Даими рәвештә чит илдә яшәүче 300 меңләп пенсионер бер тапкыр түләнә торган 5 мең сум акчаны алмаячак, дип белдерә РБК. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев август ахырында хөкүмәт 2016 нчы елгы пенсияләрне индексацияләүне бер тапкыр түләнә торган 5 мең сум акча белән алыштырылуы турында хәбәр иткән иде. Әлеге максатлардан Финанс министрлыгында...

Даими рәвештә чит илдә яшәүче 300 меңләп пенсионер бер тапкыр түләнә торган 5 мең сум акчаны алмаячак, дип белдерә РБК.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев август ахырында хөкүмәт 2016 нчы елгы пенсияләрне индексацияләүне бер тапкыр түләнә торган 5 мең сум акча белән алыштырылуы турында хәбәр иткән иде. Әлеге максатлардан Финанс министрлыгында 21 млрд сум акча каралган.

Дәүләт Думасына 20 сентябрьдә кертелгән "Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган түләү турында"гы закон нигезендә бу акча барлык россиялеләр дә түгел, ә бары «Россия территориясендә даими яшәүчеләр» һәм 2016 елның 31 декабренә кадәр Пенсия фондыннан пенсия алучыларга биреләчәк.

Әлеге формулировка Россия пенсиясен алып та, даими рәвештә чит илдә яшәүче россиялеләрне бу түләүләрне алудан мәхрүм калдыра. Әлеге хәл Конституция судына шикаять бирүгә сәбәп булырга мөмкин, дип билгеләп үтелә.

РПФ да хәбәр итүләренчә, Россиядә яшәмәүче пенсионерлар саны 288 меңгә җитә. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә чит илдә яшәүче пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр булмаячагын расладылар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев