Теләче Информ

1 октябрь 2016 яңалыклары

  • 1 октябрь 2016 - 07:28
    Олы Мәтәскә авылыннан Илсур абый Бикчәнтәев дистә еллар изге хезмәттә
    Икмәк - игенченең җан җылысы, җир-Анага кадер-хөрмәте, ди халык мәкале. Әйе, мул өстәлләребездәге җылы икмәккә игенченең фидакарь хезмәте, җан җылысы салынмаса, ул шундый тәмле, хуш исле, кадерле булыр иде микән? Юктыр... Олы Мәтәскә авылында гомер кичерүче Илсур абый Бикчәнтәев әнә шундый, җан җылысын жәлләми, ару-талу белми, безнең табыннарыбыз мул, күңелләребез...
    1046
    0
    0
  • 1 октябрь 2016 - 07:21
    34 ел мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган Тиләҗе башлангыч мәктәбе укытучысы Марсилә Миннәхмәт кызы Хәйруллина юбилеен билгеләп үтә
    Гомернең һәр көне мизгел. Якты дөньяда яшәүнең мәгънәсе дә шул кечкенә генә булып саналган мизгелләрнең кадерен белү, игелек кылу, изгелек эшләү. Гомер үткән саен, әлбәттә, һәркем үтелгән гомер юлларын барлый. Күпсанлы укучылары күңелендә игелек, шәфкатьлелек орлыклары чәчеп, аларга яшәешнең асылын төшендерә белгән, бүген укучыларының олы хөрмәтенә лаек булган Тиләҗе башлангыч...
    1206
    0
    0
  • 1 октябрь 2016 - 07:06
    Орымширмә авылында гомер итүче 97 яшьлек Маһинур әбинең тормыш юлы турында
    97 яшьлек МаҺинур Акмалетдинова Орымширмә авылында ялгыз гомер кичерә. Алар дус, тату гаиләдә сигез туган үсәләр. Башка замандашлары кебек, Маһинур да авылдаш егетенә тормышка чыга. Әмма бәхетле гаиләнең бер чите кителә, көтеп алган сабыен җир куенына сала. Шуннан соң, үзе дә авырып та китә. "Әти-әнигә бала кадерле бит, мине әниләр...
    953
    0
    0
  • 1 октябрь 2016 - 06:58
    Бәйрәм уңаеннан 1-2 октябрь көннәрендә Теләче мунчасы өлкәннәргә бушка хезмәт күрсәтә
    Бәйрәм уңаеннан 1-2 октябрь көннәрендә Теләче мунчасы өлкәннәргә бушка хезмәт күрсәтә. Мунча 10.00-16.00 сәгатьләрдә эшли. Белешмәләр өчен телефон - 21-5-36.
    401
    0
    0
  • 1 октябрь 2016 - 05:47
    30 сентябрь көнне Баландыш мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы үтте
    Кеше гомере ел фасыллары белән шулкадәр охшаш. Иртә яз - самими балачак ул. Яшьлек еллары шау чәчәкле язларга тиң. Җәйге чор - көч-куәт ташып торган еллар. Көзне исә еш кына картлык белән чагыштыралар. Чыннан да, охшашлык бар шул, ләкин ел фасыллары кабатлана, ә гомер - юк. Ул бары бер генә...
    428
    0
    0
  • 1 октябрь 2016 - 05:42
    Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары тырышлыгы белән әлеге авылда Өлкәннәр көне уздырылды
    1 нче октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары тырышлыгы белән Өлкәннәр көне уздырылды. Бәйрәмгә лаеклы ялга чыккан барлык олы кешеләр һәм мәктәп хезмәткәрләре чакырылды. Укучылар килгән кунакларны Өлкәннәр һәм якынлашып килүче укытучылар көне белән тәбрикләделәр. Бәйрәм укытучылар көче белән әзерләнгән чәй табыны артында дәвам...
    332
    0
    0
  • 1 октябрь 2016 - 05:35
    1 окрябрь, Өлкәннәр көне белән тәбриклибез!
    Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә - сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда илебезнең куәтен арттыруда лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әверелде. Хөрмәтле өлкәннәребез! Өлкәннәр көне уңаеннан...
    1703
    0
    0
Реклама