25 март 2017 яңалыклары
-
Исполком Казани назвал недостоверной информацию о проведении митинга в парке «Крылья Советов»
Исполнительный комитет Казани заявил, что информация о проведении завтра, 26 марта, митинга в парке «Крылья Советов» не соответствует действительности. Об этом сообщает пресс-служба мэрии. Из заявления следует, что оно распространено в связи с появлением в СМИ и социальных сетях информации о проведении митинга в этом парке, исходящей от Эльвиры Дмитриевой....
-
Чаллыда ягулык ташу машинасы фурага бәрелеп чак шартламаган (ФОТО)
24 март көнне иртән Чаллыда юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, юлда ягулык ташый торган машина белән фура бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте турында 112 номеры аша коткару хезмәтенә иртәнге сәгать 7дә хәбәр кергән. Ачыкланганча, М7 трассасында хәрәкәт иткән ягулык ташучы...
-
Татарстаннан алты ир-ат, 1 миллион сумга ялланып, Мәскәүдә кеше үтергән
Мәскәү шәһәр суды Татарстан кешеләреннән торган оешкан җинаять төркеменә хөкем карары чыгарды. Әлеге төркемгә яшьләре 26дан 37гә кадәр булган Игорь Красильников, Марат Хәмидуллин, Роберт Зиатдинов, Вадим Волков, бертуган Илнар һәм Ленар Исмәгыйлевлар кергән. Бу хакта Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы хәбәр итә. Җинаятьне башкарудаг тоткан урыны һәм кылган гамәлләренә карап, алар...
-
Синоптиклар карлы яңгыр, җиңелчә буран фаразлый
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Татарстанда иртәгә һәм атнаның беренче көнендә әллә ни үзгәреш сизелми. 26 мартта аязучан болытлы һава торышы саклана, көндез урыны белән җепшек кар явачак. Аерым районнарда кыска вакытлы буран көтелә. Уртача тизлектә искән җилнең көчәю ихтималы бар. Һавның минималь температурасы төнлә: -1..-6...
-
Өшкерүче җеннәргә каршы ничек көрәшә: Фәрит хәзрәт Кадыйровтан мастер-класс
Казанның "Хәдичә" мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Кадыйров 20 ел өшкерү белән шөгыльләнә. - Фәрит хәзрәт, өшкерүнең нинди төрләре була? - Өшкерү ул төрле очракларда кулланыла. Күз тиюдән, сихердән, хәлем юк дип зарланып киләләр. Күз тию булганда кешенең кулы ятмый, начар төшләр күрә. Сихер булганда төшендә егылып төшкәнен, этләр куганын күрә....
-
Сипкелләр чыгуны кисәтеп буламы? (табиб киңәше)
"Язын сипкелләрнең күп чыгуын кисәтү өчен берәр витамин эчсәм, булышыр микән? Андый витаминнар бармы?" - дип яза укучыбыз. Аның соравына Казанның 7 нче сырхауханәсе терапевты Гүзәл Сәгыйтова җавап бирә. "Сипкелләргә каршы витаминнар юк. Кояшның беренче нурлары күренүгә, биткә сипкел чыгу меланин бүлеп чыгарыла дигән сүз. Сипкелләре булуга сөенсен, димәк, аны...
-
Кооперативлар булырмы-юкмы? 25 март көнне Теләче китапханәсе бинасында фермерлар шул турыда фикер алыштылар (ФОТОЛАР)
Бүген авыл кешесе хуҗалыгында җитештергән итен, сөтен, бакчасында үстергән яшелчәсен лаеклы бәядән сата алмый интегә. Саткан очракта да юнь бәягә алыпсатарларга биреп җибәрә ул аны. Тегеләре исә авыл кешесенең мең мәшәкать белән үстергән, җитештергән продукциясен дүрт-биш бәягә арттырып, базарга яисә кибет киштәләренә чыгара. Бүген әлеге гаделсезлеккә ничек чик куела ала?...
-
3 номерлы балалар бакчасыннан сабыйлар коллективы Әтнәдә узган "Создвездие-Йолдызлык-2017" фестиваленең зона турында чыгыш ясап кайтты
23 март көнне 3 нче балалар бакчасының "Шатлык" бию коллективы һәм Майсурадзе А. вокал соло буенча Олы Әтнәдә эстрада сәнгатенең "Созвездие- Йолдызлык-2017" XVII ачык республика телевизион яшьләр фестивале зона бәйгесендә чыгыш ясап кайттылар.
-
25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәмегез белән!
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас тәбрик итәбез. Мәдәният хезмәткәрләре һәрчак халык массаларының иң алдынгы сызыгында булды, зыялы, мәдәниятле катлам буларак, халыкны әйдәп барды, үрнәк юл күрсәтте. Бүген заманча технологияләр, мегаполислар заманында милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калу, яңарту, яшь буынга рухи тәрбия бирү җиңелләрдән түгел. Әмма...