Буа районында Кыят һәм Черки-Кильдураз авыллары янындагы аз сулы урыннардан түбәнрәк күперләрдә су 130 һәм 110 сантиметрга кадәр күтәрелгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Искәртеп үтик, алдан "Татар-информ" Буа районында, яңгыр нык булу сәбәпле, ике күпердән йөрү куркыныч булганга, хәрәкәт туктатылган...