Теләче Информ

27 сентябрь 2017 яңалыклары

  • 27 сентябрь 2017 - 17:11
    Мәктәп каникулларының ничә көн булачагы билгеле
    Быел мәктәпләрдә көзге каникуллар биш көн булачак: 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы. Кышкы каникуллар көннәре дә билгеле булды: укучылар 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр ял итә алачак. Язгы каникуллар 26 марттан 3 апрельгә кадәр билгеләнгән. Беренче сыйныф укучыларына исә өстәмә...
    606
    0
    0
  • 27 сентябрь 2017 - 14:19
    Күрәчәгебез булгандыр.(Булган хәл)
    Берничә ел элек мин бик җитди юл һаләкәтенә очрадым. Авылыбызга кайтыр юлда булды ул хәл. Юлда машиналар күп, бар да ашыга. Чөнки нәкъ шул көнне районда сабан туе иде. Иртәрәк кайтырга кирәк дип, атна буе планлаштырсак та, барып чыкмады безнең. Шуңа күрә көне килеп җиткәч кенә, иртүк торып юлга чыгып...
    742
    0
    0
  • 27 сентябрь 2017 - 12:12
    Баш авыртуын дарусыз ничек басарга?
    Баш авыртуы һаман үзен сиздереп торучыларга атнага 2-3 тапкыр гына булса да башка массаж ясарга кирәк. Шуннан соң баш авыртуы күпкә җиңелрәк узачак яки бөтенләй бетәчәк. Массаж кан әйләнешен яхшырта, шунлыктан организмга җиңелрәк булачак. Массаж кешене тынычландыра да. Аны түгәрәк хәрәкәтләр белән башның арткы өлешеннән маңгайга таба ясап киләләр. Дөрес...
    935
    0
    0
  • 27 сентябрь 2017 - 11:53
    Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасы бик шатлыклы көннәр кичерә.
    Безнең Теләче 2нче номерлы балалар бакчасы бик шатлыклы көннәр кичерә. 27нче сентябрь - мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү оешмалары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан район җитәкчелеге тарафыннан шундый зур бүләк - 6 нчы сентябрь көнне, 6-7 айга сузылган капиталь ремонт эшләреннән соң, ниҺаять, бакчабыз яңарып, матур булып сабыйларга үзенең ишекләрен ачты....
    322
    0
    0
  • 27 сентябрь 2017 - 11:17
    Автомобиль йөртүчеләр өчен 5 ЯҢАЛЫК
    1. Сентябрь азагында Татарстанда бензин кыйммәтләнгән. Бәяләр 30-60 тиенгә генә күтәрелсә дә, аерма сизелә. Иң кыйммәтле ягулык Әлмәттә: АИ-92 бензинының литры 36,9 сум тора икән. Казанда да бензинның уртача бәясе шул тирәдә тирбәлә. АИ-95 бензинының литры 39,72 сумга җиткән. Автомобиль газы шулай ук 7 процентка күтәрелгән. 2. Россия Дәүләт Думасы...
    841
    0
    0
  • 27 сентябрь 2017 - 11:11
    Баланың иммунитетын кайгыртыр чак җитте
    Гадәттә, әти-әниләр сабыена җәй буе бакча витаминнары ашата, инештә су коендыра, авыл һавасын сулата - янәсе, иммунитет ныгыта, көзге салкын тиюләрдән саклый. Тик беренче салкыннар башлануга балада кабаттан температура, ангина, борыны суламый… Моның хикмәте бик гади: урамдагы салкын һава торышы куркыныч түгел, беренче чиратта, балага төнлә йоклаганда җылы булырга тиеш....
    795
    0
    0
  • 27 сентябрь 2017 - 10:59
    Башкортстан районнарының берсендә сентябрь бураны (ВИДЕО)
    Башкортстанның Белорецк районында 26 сентябрьдә трассада буран дулады, дип хәбәр итә "Башинформ ". Яңгырлы юеш кар Ассә авылында яуган. Бу вакытта юлда күз күреме начарланган, юл кырыйларында кар яткан. Тагын бер видео 27 сентябрьдә иртән Баймак районында төшерелгән. Трассада шулай ук бераз кар ятуы күренә, һава температурасы -1 градус тирәсе....
    681
    0
    0
  • 27 сентябрь 2017 - 10:37
    Хөрмәтле райондашлар Теләчебездә гошер сәдакасы җыю үткәреләчәк
    1 октябрь көнне Теләче авылының «Ихлас» мәчетендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр гошер сәдакасы җыю үткәреләчәк. Хөрмәтле райондашлар, ятим һәм мохтаҗларны, шәкертләрне көзге нигъмәтләрдән авыз иттерергә ашыгыйк! Район мөхтәсибәте
    325
    0
    0
  • 27 сентябрь 2017 - 10:29
    Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасында, үз һөнәрләрен яраткан кешеләргенә эшли.
    Балалар бакчасына беренче адымнарын атлап кергән нәниләр, күп кенә яңа йөзләр, башка тәрбияләнүчеләр белән бертигез үтәлүче яңа көн тәртибе белән очраша. Ә яңа гына килгән сабый белән аралашу, елаган чакта кызыклы уенчык яки шөгыль белән игътибарын читкә юнәлтеп аны тынычландыручылар да - тәрбиячеләр. Тәрбияче ул - талантлы, үз һөнәренә чын...
    350
    0
    0
  • 27 сентябрь 2017 - 10:09
    Кызым – ирсез, бала – әтисез, мин кияүсез калдык...
    - Урыс баеса - чиркәү сала, татар баеса - хатын ала дигәннәре дөрестер, элеккеге татарларга гына түгел, хәзергеләренә дә кагыла бу әйтем, - дип, сөйләп китте Хәдичә карчык (исемен үзгәрттем). - Күз карасыдай тәрбияләп үстергән бердәнбер кызымны әйбәт егеткә кияүгә бирдем дип сөенгән идем, сөенечем озакка бармады. Кияү әтисе сатып...
    706
    0
    0
  • 27 сентябрь 2017 - 08:21
    Йозак артында үткән ана язмышы [булган хәл]
    Язгы җил чәчләрне назлый. Кояш нурлары йөрәк түрләренә үтеп яңа хисләр уята, хыялларны яңарта. Мөслимә читтән балаларның бакчада уйнаганын күзәтә. Алты бөртек алар аның: барсы да газиз, барсы да кадерле. Әнә тормыш иптәше дә эштән кайтып җитте. Хатын-кыз өчен шул бәхет түгел мени? Мөслимә ирен кочаклап алам дигән иде, кинәт...
    1055
    0
    0
  • 27 сентябрь 2017 - 08:01
    1 гыйнвардан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта
    Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең Россия президентының май указында саналмаган хезмәт хакы 2018 елның 1 гыйнвареннан 4 процентка, 2019 һәм 2020 елларның 1 октябреннән 4 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы исәпләүләре буенча, сүз 5,8 млн кеше турында бара. Киләсе елда ук төбәкләргә бюджет өлкәсендә...
    620
    0
    0
  • 27 сентябрь 2017 - 06:20
    Сатып алганда малларның ветеринария белешмәләрен сорагыз.
    Соңгы вакытта төрле төбәкләрдән терлекләр алып кайтып сату белән шөгельләнүчеләр ешаеп китте. Башкортстан,Оренбургтан Саратов, Киров, Марий өлкәсеннән бозаулар ташыйлар.Тик менә күп очракта ветеринария таләпләрен тупас бозалар.Ә бит районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән районнга бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел.Эшмәкәр - ветеринар теркәү таныклыгы булганда гына мондый...
    678
    0
    0
  • 27 сентябрь 2017 - 05:38
    Ана дип әйтергә тел әйләнми: баласын 20 ел чылбырга бәйләп тоткан (ВИДЕО)
    Бу көннәрдә Әзербайҗанда башка сыймаслык коточкыч хәл турында мәгълүм булган. Анда бер хатын улын 20 ел буе эт шикелле бәйдә тоткан. Бу хәл көтелмәгәндә - "Сине эзлим" тапшыруын төшергәндә ачыклана. Ана дип аталучы хатын үзен гаепле дип санамый: - Мин аны бик астында тоттым. Тик йөрү мөмкинлегеннән мәхрүм итмәдем, -...
    713
    0
    0
  • 27 сентябрь 2017 - 05:22
    Буа районында җир убылган
    Халыкта «җир» сүзе нык көчле мәгънәләрдә йөри. «Туган җир», «Кендек каны тамган җир», «Җир йоткан», «Җирсү». Шулар янында тагын «Җир дә күтәрә алмаган" дигәне дә бар. Буа районының Лашчы авылы янындагы кырда җир убылып төшкән дигән хәбәр алгач та, шул сүз телгә керде. Социаль челтәрләрдә "Гөнаһлар өчен җир күтәрә алмаган"...
    1071
    0
    0
Реклама