Айның беренче декадасында җиләк-җимеш агачларын кимерүчеләрдән саклау эшләрен төгәлләгез. Акшарланган булуына карамастан, алмагачларның кәүсәләрен, кимерүчеләрдән һәм март аенда кояш пешерүдән саклау өчен, камыш, кура җиләге сабагы, чыршы ботаклары белән бәйләгез.
Октябрь аенда өлгермәгән булсагыз, алмагач, грушаның кәүсәләрен акбур эремәсе белән акшарлагыз. Бакча җиләге түтәлләрен яфрак, камыш белән каплагыз. Чиянең суыкларга...