Теләче Информ

16 ноябрь 2017 яңалыклары

  • 16 ноябрь 2017 - 09:31
    L-410 очкычы һәлакәтендә исән калган кыз Хабаровскига китерелгән
    15 ноябрьдә Нелькан авылы янында һәлакәткә юлыккан L-410 очкычында исән калган кызны табиблар озатуында самолет белән Хабаровскига алып килделәр, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсеннән. Аэропортта баланы «ашыгыч ярдәм» машинасы каршы ала. Кызны Хабаровскиның 2 нче клиник хастаханәсенә китерәләр. Биредә квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен кирәкле...
    636
    0
    0
  • 16 ноябрь 2017 - 08:55
    Ничек кенә кыен, оят булса да, кызымны кабат абортка алып бардым
    Еш кына берәрсе белән булган гыйбрәтле вакыйгаларны күреп, яки кеше язганны укып: "Үзе гаепле", - дигән нәтиҗә чыгарып куябыз. Әмма андый нәтиҗә ясарга ашыгырга кирәкми икән. Әлеге гаилә белән мин әллә кайчаннан аралашып яшим. Кызлары Алияне дә кечкенә чагыннан ук беләм. Хәзер ата-ананың шушы баланың кылган гамәлләре аркасында ут йотып...
    1025
    0
    0
  • 16 ноябрь 2017 - 08:42
    Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасындагы педагог-психологлар семинар-киңәшмәдә катнашты
    "Инклюзия" - inclusion сүзен күпләрнең ишеткәне бардыр инде. Ул "карау-тәрбияләү, кертү, җәлеп итү, үз составына алу" дигәнне аңлата. 2012 елның 29 декабрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы Федераль закон илнең мәгариф киңлегенә "инклюзив белем бирү" дигән төшенчәне кертте. Әлеге законның 2 статьясының 27 пунктында: "Инклюзив белем бирү - белемгә...
    408
    0
    0
  • 16 ноябрь 2017 - 07:04
    Сосискалар үлемгә китерергә мөмкин
    Россия сыйфат системасы тикшерүе сосискаларның куркыныч булуын ачыклаган, дип хәбәр ителә Рен-ТВ телеканалы сайтында. Киңкүләмле тикшерү вакытында продукция үрнәкләренең яртысында экспертлар антибиотиклар тапкан, кайбер сосискаларда терлек сөякләре һәм сеңерләре табылган. Белгечләр сосисканың бер төрендә үлемгә китерергә сәләтле ботулизм инфекцион авыруы йоктыра торган микроорганизмнар тапкан. Тикшерү шулай ук ведомство маркировкаларының дөрес...
    674
    0
    0
  • 16 ноябрь 2017 - 06:57
    Фейхоа ашагыз!
    Соңгы араларда кибет һәм базар киштәләрендә карап торышка әлләни кызыктыргыч күренмәгән, кара яшел кабыклы, формасы вак йомыркага охшаган фейхоа җимешләре пәйда булды. Бакча җиләге, киви һәм ананас исләре килеп торган бу җимешләр татлы да, организм өчен бик файдалы да. Кызганыч, күбебез. Искиткеч сихәтле әлеге җимешнең кадерен белеп бетерми: чират торып...
    665
    0
    0
  • 16 ноябрь 2017 - 06:49
    Дмитрий Стариков: «Шиншилладан тегелгән сыйфатлы натураль тунны ничек дөрес сайларга?»
    Шиншилла мехыннан эшләнгән затлы тун хатын-кызны тагын да бизәп, матурлап җибәрә. Әмма бу җәнлекнең тиреләре шактый кыйммәт тору сәбәпле тун җитештерүчеләр еш кына рекс куяны (кролик-рекс) тиресен куллана. Шиншилла алам дип куян тунына ничек юлыкмаска? Ничек алданмаска? Бу сорауларга «SweetFurs» салоны белгече Дмитрий Стариков җавап бирә. Шиншилладан тун сайлаганда бик...
    649
    0
    0
  • 16 ноябрь 2017 - 06:46
    Әнисез рәхәт тормыш күрмәдек, дип берсе дә әйтмәс.
    Әниләр турында күп язабыз. Күп балалы, ятим балаларны тәрбиягә алган аналар язмышына да тукталабыз. Гыйбрәт өчен аналык хокукыннан мәхрүм ителгән аналарны да читләтеп үтмибез. Бу юлы балаларын ялгыз аякка бастырган әти белән таныштырырга булдык. Аның белән без Иске Кенәр авылына баргач очраштык. Өйләре каршына килеп туктаганда көн кичкә авышып, караңгы...
    707
    0
    0
  • 16 ноябрь 2017 - 06:35
    Биектау районында зур йөк машинасы янган
    Биектау районында зур йөк машинасы янган, дип хәбәр итә социаль челтәрдән файдаланучылар. Гадәттән тыш хәл СВХ М7 таможня складында килеп чыккан. Машинага ни сәбәпле ут капканын хәзерге вакытта ачыклыйлар. Татар Информ
    1352
    0
    0
  • 16 ноябрь 2017 - 06:29
    Күп ашама, дустым!
    Тәмле итеп ашарга яраткач, бу вәгаземне иң элек үзем өчен яздым. Шулай да хезмәтемнән башкалар да файда күрсеннәр дип, сезгә дә тәкъдим итәргә ниятләдем. Ашау-эчү мәсьәләсе табынында ризыгы, җисемендә саулыгы булган һәркем өчен дә әһәмиятле булып тора. Бигрәк тә бүгенге муллык заманнарында, аш-мәҗлесләрдә табынга ризык, савыт-саба куярга урын эзләп иза...
    701
    0
    0
  • 16 ноябрь 2017 - 06:24
    Ялкаулыкны ничек җиңәргә? (Файдалы киңәшләр)
    Соңгы вакытта газетабыз битләрендә һәм башка төр матбугатта яшь кенә кешеләрнең кинәт вафат булу очраклары, вакытсыз үлемгә китергән йөрәк-кан тамырлары, онкология чирләре, бөтен организмны какшата торган шикәр чиренең яшәрүе турында хәбәрләр еш басыла. Ә бит кешене чиргә сабыштырган сәбәпләр бик җитди һәм кайберләре хәтта котылгысыз. Әйтик, экологик фактор. Көнкүрештә уңайлык...
    757
    0
    0
  • 16 ноябрь 2017 - 05:22
    Галимнәр тозның куркынычлыгын исбатлаган
    . Германия, США һәм Бельгиядән бер төркем галим әйтүенчә, тозны күп куллану эчәк микрофлорасына зыян сала. Шуның аркасында төрле авырулар да килеп чыгарга мөмкин. Бу хакта "РИА Новости" Nature журналына сылтама белән яза. Тозны күп куллану аркасында энцефаломиелит һәм гипертензия китереп чыгара ала. Артык күп тоз кулланучыларның каннарында 17 төр...
    661
    0
    0
  • 16 ноябрь 2017 - 05:16
    Чаллыда 67 яшьлек хатын ашыгыч ярдәм хезмәткәрен кыйнаган
    Тикшерү версиясе буенча, 13 сентябрьдә исерек хәлдәге пенсионер ханым үзен начар хис итә башлый һәм ашыгыч ярдәм бригадасын чакыра, ә үзе йоклап китә. Табиблар бикле подъездга үтеп керә алмыйлар. Күршеләреннән бу ханымның телефон номерын ачыклап, шалтыратып уяталар. Ханым беренче катка төшә, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен үзе янына озак килүдә гаепли, -...
    651
    0
    0
Реклама