Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда фотодан кеше йөзен танып, документларны эзли торган яңа система ясаганнар

Эзләүне башлау өчен системага кешенең фотографиясен йөкләү җитә, берничә секундта әлеге кеше турындагы бар мәгълүмат килеп чыга.

Татарстан Дәүләт архивында фотографиядән кеше йөзен танып, документларны эзләү технологиясен куллану буенча яңа системаны презентацияләделәр.

Эзләүне башлау өчен яңа системага кешенең фотографиясен йөкләү җитә. Берничә секундта әлеге кеше турындагы бар мәгълүмат (видеоматериаллар, фотографияләр һәм документлар) килеп чыга. Бу система билгеләр җыелмасы ярдәмендә төзелгән базадан кеше йөзен яки объектны ачыклый.

“Системага ихтыяҗ зур булыр дип уйлыйм. Аны сайтыбызга тоташтырачакбыз. Теләге булган һәркем система белән эшли алачак. Программаны Федерация Советында тәкъдим иттек, югары бәя алдык. Озакламый Россия буйлап тәкъдим итәбез”, - диде Архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Технология ике ел дәвамында эшләнгән. Ул Россия архив эше өлкәсендә беренче тапкыр кулланыла. Программаны булдыру идеясен Татарстан Дәүләт архивы хезмәткәрләре тәкъдим иткән.

Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев