Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россиядә тәмәке сатуны тыячаклар

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 2050 елдан соң тәмәке сату-алу әйләнешен туктатырга тәкъдим итте.

Бу яңалыклар турында тәмәкегә каршы алып барылучы дәүләт сәясәтен тормышка ашыру концепциясе проектында сүз бара.

Алдагы 30 елда әкренләп илдә тәмәке тарту күләмен киметергә, ә 2050 елга тәмәкене гомумән тыярга тәкъдим ителә. Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге вакыт эчендә тәмәке тартучылар саны биш процентка кадәр кимер дип ышаналар. Хәзерге көндә Россиядә яшәүчеләрнең 30 проценты тәмәке тарта.

ТАСС хәбәр итүенчә, әлеге яңа проект тәмәке тарту белән бәйле авыруларны һәм алардан үлү очракларын киметергә ярдәм итәчәк.

Фото: https://pixabay.com | Myriams-Fotos

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев