Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” беренче тапкыр Сочида җиңелде

Казан хоккейчылары 3:1 исәбе белән оттырдылар.

Бүген “Ак Барс” хоккей командасы Краснодар өлкәсендә “Сочи” командасына каршы уенда 3:1 исәбе белән җиңелде. Моңа хәтле “Ак Барс”ның Континенталь хоккей лигасы уеннарында Сочи бозында җиңелгәне юк иде, бу юлы көндәшләр үз бозларында көчлерәк булып чыкты.

Бу уенда “Ак Барс” капитаны Александр Свитов ялдан соң яңадан бозга чыкты, ул соңгы тапкыр 6 декабрь көнне “Слован” командасына каршы уйнаган иде. Шулай ук, җәрәхәт алып, октябрьдән бирле уйнамаган Александр Шарыченков бүгенге уенга икенче капкачы буларак билгеләнде.

Беренче период. Унтугызынчы минутта “Сочи” уенчысы Денис Мосалёв, азчылыкта уйнаганда алка кертеп, исәпне ачты (1:0).

Икенче период. Ундүртенче минутта Артём Лукоянов “Ак Барс” өчен, нәкъ көндәшләре кебек, азчылыкта уйнаганда гол кертте (1:1). Уналтынчы минутта “Сочи” һөҗүмчесе Станислав Бочаров күпчелектә алка кертте (2:1).

Өчече период. Соңгы егерме минутлыкта Джастин Азеведо һәм Альберт Яруллин кагыйдә бозу сәбәпле, “Ак Барс” командасы азчылыкта калды, өч хоккейчыга каршы бишәү уйнады. Шул мөмкинчелекне кулланып, җиденче минутта Никита Щитов “Сочи” өчен алка кертте (3:2).

 

Командалар составы:

“Сочи”:
Шикин (Әхмәтов)
Бочаров – Росен – О’Делл, Йокипакка – Александров;
Шмелёв – Коллинз – Бакош, Воробьёв – Щитов;
Архипов – Калетник – Мосалёв, Рыков – Пайгин;
Капустин – Томилин – Акмальдинов (Алтыбармакян), Будкин.

"Ак Барс":
Подъяпольский (Шарыченков);
Секач – Азеведо – Зарипов, Педан – Постма;
Глухов – Основин – Галиев, Лямкин – Батыршин;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Яруллин – Марков;
Ткачев – Свитов – Клинкхаммер (Кара).

  • Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда 19-20 гыйнвар көннәрендә Континенталь хоккей лигасы йолдызлары матчы узачак. Бу чарада Харламов дивизионы тренеры буларак “Ак Барс” хоккей командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов билгеләнде.

Киләсе уенны “Ак Барс” Мәскәүдә “ЦСКА” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 28 декабрь 19:30 сәгатьтә башлана.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев