Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бакчачы көндәлеге: язын ниләр эшләргә?

Бакчада баш күтәрми эшли торган чор бу. Безнең киңәшләр сезнең эшне җиңеләйтер генә.

Язның икенче ае да ахырына җитте. Бакчада баш күтәрми эшли торган чор бу. Безнең киңәшләр сезнең эшне җиңеләйтер генә. Беренчедән, тәрәзә төбендә үскән помидор-кыяр үсентеләрен акрынлап салкын һавага ияләштерә башлар вакыт җитте. Тартмалары белән теплица яки верандага чыгарып куярга мөмкин.

Язның икенче ае да ахырына җитте. Бакчада баш күтәрми эшли торган чор бу. Безнең киңәшләр сезнең эшне җиңеләйтер генә. Беренчедән, тәрәзә төбендә үскән помидор-кыяр үсентеләрен акрынлап салкын һавага ияләштерә башлар вакыт җитте. Тартмалары белән теплица яки верандага чыгарып куярга мөмкин. Һава температурасы 0дән түбән төшми икән, төнгә дә калдыра башларга була. 

Агачларга да игътибар кирәк. Алар бөреләнеп, яфрак яра башлаганчы, коры ботакларын кискәләп чыгыгыз. Карлыган куагының бөреләренә аеруча игътибар итегез. Бүрткән бөреләр булса, туфрак бете зарар салган, дигән сүз. Аларны яндырырга кирәк. 

Башка җиләк-җимеш куакларын эшкәртеп чыгыгыз. Яфрак ярганчы сибелгән көл аларны төрле авырулардан һәм корткычлардан саклар. Әгәр корткычлардан агулы химикатларсыз гына котылырга теләсәгез, сарымсак яки суган төнәтмәсе кушылган кайнар су сибегез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев