Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чеби сезоны башлана: ничек сайлап алырга һәм үстерергә?

Җылы сарае, уңай шартлары булганнар инде чеби алу хәстәрен күрә башлаганнар.

Питрәч районының Шихазда авылында яшәүче, чебиләр алып кайтып сатучы, бройлер, күркәләр үстерүче, белгечлеге буенча мал табибы булган Зөлфия Шәйхелисламова әйткән киңәшләр буенча, чебиләрне беренче өч тәүлектә 30 градус җылы булган бинада тоту мөһим. Аннан соң температураны акрынлап киметергә кирәк була.

– Бер тәүлеклек кошларны кешеләргә биреп җибәргәнче беренче өч көндә антибиотик эчерелә. Эре кош фабрикаларында барлык кош-кортларга да вакцина ясыйлар. Шулай итеп без инфекцияләргә каршы көрәшәбез. Шуннан соң, эчәклек микрофлорасын яхшырту өчен, биш-җиде көн пробиотик эчертәбез. Шуңа күрә чеби саткан кешедән: «Антибиотик эчердегезме?» – дип сорасагыз яхшы. Шуннан соң витаминнар бирәбез, ләкин монда да бер нәрсәне онытырга ярамый: бер флаконда аминокислоталар да, витаминнар да (ун төрле булса, тагын да әйбәт) булуы шарт. Шулай булганда, аның нәтиҗәсе күпкә яхшырак. Ике атнадан соң кабаттан, профилактика максатларыннан, антибиотик бирәбез. Бу – яңа ояда инфекция эләктермәс һәм иммунитетларын ныгытыр өчен кирәк. Кечкенә чебиләр арзанрак булса да, үстерү, тәрбияләүнең мәшәкате күбрәк. Алар бала тудыру йортыннан чыккан сабый шикелле. Шуңа күрә чебешләргә зур игътибар һәм тәрбия кирәк. Чисталык, тәмле ризык, вентиляция, температура шартлары үтәлергә тиеш. Кош-корт торган урында һава яхшы йөрергә тиеш. Бина эче җылы булсын. Бройлер чебиләрен, мәсәлән, артык иркен мәйданда тотарга кирәкми. Алар бер квадрат метрда 13 сәгать утырырга тиеш. Ашап-эчәргә, бераз селкенергә урын булса, аңа шул җиткән. Кош-кортларны исән-сау үстереп җиткерү өчен бары тик сыналган кешедән генә алырга киңәш итәм, – ди ветеринар.

Зөлфия ханым кош-кортларның туклануына да зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Аның фикеренчә, зур комбиазык заводларыныкы яхшылардан санала.
– Хәзерге вакытта Богданович, Глазовский һәм Самараның тавык (куриный) тулы рационлы комбиазыклары иң яхшылары санала. Башка төрлеләрне киңәш итмәс идем. Комбиазык сыйфатлы булырга тиеш. Кайбер кешеләр солы, бодай кушылган катнашманы да комбиазык дип атый. Бу дөрес түгел. Аның составында төрле микроэлементлар, үсемлек майлары да булырга тиеш. Һәр үсеш чорының үз рационы бар. Моннан тыш, кош-корт алдында һәрвакыт азык белән су торырга тиеш. Мин һәрвакыт үз сатып алучыларыма: «Әгәр сез аны чиста урында тотмасагыз, яхшы ашатмасагыз, алтын чебине дә һәлак итәргә була», – дип әйтәм, – дип сөйләгән Зөлфия Шәйхелисламова «Шәһри Казан» хәбәрчесенә.

Фото Шәһри Казан сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев