Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Йоклар алдыннан нинди ризыклар ашамаска?

Йокларга ятарга ике сәгать кала ашарга ярамаганлыкны һәркем белә. Әмма табиблар кичке якта ашаган ризыкка да игътибар итәргә куша. Йоклар алдыннан нәрсә ашарга ярый, ә кайсы ризыктан тыелып тору хәерле соң?

– Аксымга бай ризыклар озак үзләштерелә. Шуңа күрә кичтән аксымлы ризык ашап ятсагыз, иртән үзегезне начар хис итүегез бар.

– Организм кич һәм төнлә ял итәргә, үз халәтенә кайтырга тиеш. Шуңа күрә йоклар алдыннан майлы, кыздырылган, ысланган ризык ашаудан тыелып торырга кирәк.

– Җиләкләр, эчәклектә әчеп, эчне күпертергә мөмкин.

– Йоклар алдыннан әчегән сөт ризыкларын да кулланмаска кирәк. Аларда инсулин дәрәҗәсе югары. Бу исә ашказаны асты бизен инсулин эшләп чыгарырга мәҗбүр итә. Монысы, үз чиратында, организмда май запаслары барлыкка килүгә китерә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/97134/

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев