Каз маеның файдасы
Каз мае элек-электән төрле авыруларны дәвалауда кулланыла торган файдалы продуктлар исемлегендә саналып килә. Ул салкын вакытта җылытып, тән тиресенең торышын яхшыртып кына калмый, ә авыр чирләрдән котылырга да ярдәм итә.
Болар барысы да каз мае составындагы файдалы матдәләр һәм тукландыргыч элементларның зур күләмдә булуына бәйле. Каз маеның файдалы үзлекләрен һәм аны көнкүрештә куллануны тәфсилләбрәк карап үтик.
Каз маеның составындагы файдалы компонентлар:
1. Май кислоталары. Оорганизмның су балансын җайга сала; липидларның үтеп керүен арттыра, ә бу үз чиратында косметик чараларның тән тиресенә тизрәк сеңүенә китерә; тиредәге яраларның төзәлүенә ярдәм итә;
2. Селен. Матдәләр алмашын көйли, аерым алганда аксымнар һәм углеводларны үзләштерүгә ярдәм итә; йод үзләштерүне яхшырта;
3. Холестерин. Күзәнәкләрнең нигезе булып санала, Д витамины тупланышында катнаша;
4. Е витамины. Иммун системасын ныгыта, коллогенны синтезлый; күзәнәкләрне зарарланудан саклый.
https://vk.com/salamtlek Фото: Наилә Рахматуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев